Медведев Русиядә үлем җәзасы турында:
Русиянең элекке президенты, Иминлек шурасы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев Европа санкцияләрен шәрехләде. Ул Русиянең Европа шурасы һәм ПАСЕдан чыгарылуы – "куркыныч җинаятьчеләр өчен үлем җәзасы кебек мөһим институтларны торгызуга яхшы мөмкинлек" дип белдерде.
Сенатор Андрей Клишас аңа җавап биреп, үлем җәзасына мораторийны Конституция мәхкәмәсе керткәнен искәртте. "Конституция мәхкәмәсе карарлары Русиядә барлык хакимият органнары өчен мәҗбүри", диде ул.
Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Ева Меркачева Медведев тәкъдимен "һәлакәт" дип атады. "Үлем җәзасының кайтуы – артка, Урта гасырларга зур адым. Медведев моны әйтер дип беркайчан да уйламадым", диде.
Русиядән интернет кулланучылар Twitter-га керү проблемнары турында хәбәр итә. Downdetector анализына күрә, социаль челтәр Русиядә өзелеп эшли.
Украина Эчке эшләр министрлыгы башлыгы ярдәмчесе Антон Геращенко бүген кич Русия хәрбиләре туганнары өчен кайнар элемтә ачылачагын белдерә.
Бүген Азатлык армиядәге татар егетләренең әти-әниләре белән сөйләште.
"Кеше гомереннән кыйммәтрәк нәрсә юк". Чулпан Хәммәтова сугышны туктату таләбе белән пост чыгарды.
Роскомнадзор бәйсез медиа чараларыннан "сугыш" диелгән материалларны бетерергә таләп итә
Роскомнадзор бер төркем бәйсез медиа чарасыннан Украина шәһәрләрен утка тоту, Украинага һөҗүмне сугыш дип атау сүзләре булган материалларны бетерергә таләп итә.
Әлеге таләп "Дождь", "Эхо Москвы", "Новая Газета", "Медиазона", "New Times", "Крым.Реалии" һәм кайбер башка медиа чараларына юнәлгән.
Материаллар бетерелмәгән очракта Роскомнадзор медиа чараларына блоклау белән яный.
Польша татарлары Украинадан килүчеләргә торак һәм азык-төлек бирергә әзер
Бу турыда Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич хәбәр итә. "Польша татарларының милли-мәдәни үзәге абый-апаларыбызны кабул итәргә әзер, торак һәм туклану белән дә тәэмин итәбез" дип язган ул үзенең Facebook битендә һәм торакларның фотосурәтләрен дә урнаштырган.
Польша татарларының мондый хәйрия чарасы беренче түгел. Узган елның ноябрендә алар Польша белән Беларус чигендә җыелган Сүрия, Гыйрак мигрантларына хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышты.
Русия табиблары Владимир Путинга ачык хат язган
"Без, Русия табиблары, шәфкать туташлары һәм фельдшерлары, Украина җирлегендә Русия кораллы көчләре кылган хәрби гамәлләргә кискен каршы чыгабыз.
Сугыш бихисап гомерләрне алып китәчәк, күпме язмышларны яралаячак, без бик тырышсак та, ярдәм итәргә өлгермәячәкбез. Авыртуларга түзә алмый барысы да аналарына бер телдә ялварачак... Һөҗүм булган җирләрдә безнең туганнар, дуслар, пациентлар һәм хезмәттәшләр бар. Кан кою файдага була алырлык бер генә кеше дә юк алар арасында. Һәр минут саен артып торган авыртулар һәм газапланулардан без читтә кала алмыйбыз", диелгән хатта.
Ачык хатны 300ләп кеше имзалаган.
26 февраль иртәсенә Русиянең 3500 хәрбие һәлак булган, 200е әсирлеккә алынган
– бу мәгълүматны Украина президенты Офисы киңәшчесе Михаил Подоляк "ТСН" эфирында китергән.
Украина кораллы көчләре Баш штабы мәгълүматларынча, Русия гаскәләренең шулай ук 102 танкы, 536 бронемашинасы, 14 очкычы, 8 боралагы, 15 пушкасы һәм 1 БУК зенит-ракет комплексы юк ителгән.
Мәскәү үзенең югалтуларын яшерә, әлегә кадәр Русия хәрбиләренең үлеме яки коралының юк ителүе турында бер рәсми хәбәр дә булмады.