02:38
18.5.2014
Кырымтатарларның Сөрген көне алдыннан Русиянең махсус көчләре Акмәчетнең Ленин мәйданында күрсәтмә күнегүләр үткәрде. [ВИДЕО]
01:58
18.5.2014
Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев тыюларга карамастан ватандашларын Сөрген көнендә хокукларын яклап мәйданга чыгарга чакырды. Совет чорында да безгә күп нәрсәне тыйдылар, диде ул. Хәзер Киевта булган Җәмилев бу юлы халык белән бергә була алмавына үкенеч белдерде. [АУДИО]
22:58
17.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе 18 майда Акмәчеттә зур җыен үткәрүдән баш тартуга карамастан, шимбә көнне шәһәр үзәге ОМОН көчләре һәм хәрби машиналар белән тулган иде. [ВИДЕО]
19:05
17.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе 18 май көнне Акмәчеттә зур җыен үткәрүдән баш тартты. Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров сүзләренчә, бу карар шимбә көнне Мәҗлеснең чираттан тыш утырышында кабул ителгән. Акмәчет үзәгендә зур җыен урынына якшәмбедә Акмәчет бистәсендә Бөтенкырым матәм догасы кылыначак. [ВИДЕО]
17:35
17.5.2014
Җомга һәм шимбә көннәрендә Акмәчәтнең "кольцевой" юлында бетон блоклар төягән хәрби машиналар күренде. Кырым хакимияте 18 май мәтәм җыенын тыюга карамастан кырымтатарлар Акмәчәткә барыбер җыелыр дип хакимиятләр шәһәргә керү юлларын томаларга җыена дигән шөбһәләр бар. [ВИДЕО]
02:46
17.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров сөргеннең 70 еллыгы алдыннан Кырымда массакүләм чараларны тыючы фәрманны канунсыз дип атады һәм Русия прокуратурасын Кырым башы Сергей Аксенов чыгарган бу фәрманны тикшерергә чакырды. Мәҗлес матәм җыены турында карарын шимбә көнне кабул итәчәк. [ВИДЕО]
21:06
16.5.2014
Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда Кырымнан да укытучы, сәнгатькәрләр, журналист ханымнар катнаша. Алар милләтнең ватаннарында тынычлыкта яшәвен теләгәннәрен әйтте. Корылтай беткәнче үк ханымнар кире Кырымга кайтып китәчәк, чөнки "кайгылы вакыйганы искә алу көнендә без милләтебез белән бергә булырга тиеш", ди алар. Балаларны милләтпәрвәр итеп тәрбияләү эшендә алар әни кешенең роле бик зур, дип саный. [ВИДЕО]
20:21
16.5.2014
Русия кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова кырымтатарлары белән очрашырга теләвен белдерде.