17:55
16.5.2014
Җомга көнне Русия президенты Владимир Путин Сочида Мәҗлескә оппозициядә булган кырымтатарлар белән очрашты. 15minut.org сәхифәсе язуынча, бу "дөрес" татарлар арасында Мәҗлес вәкиле Ремзи Ильясов та булган. Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев сүзләренчә, Ильясов моны Мәҗлес белән килештермәгән.
16:22
16.5.2014
Җомга көнне Кырым мәчетләрендә сөрген корбаннары истәлегенә догалар кылынды. 70 ел элек, 1944 елның 18 маенда 200 меңләп кырымтатар фашистлар белән хезмәттәшлектә гаепләнеп Сталин кушуы белән торган җиреннән сөрелә. [ВИДЕО]
13:45
16.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге кырымтатарларның өйләрендә узган тентүләрнең максаты – куркыту дип белдерде. Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары Ахтем Чийгоз Азатлыкка: "Тикшерү чараларын мондый ысуллар белән уздырырга ярамый, ул гына да түгел, алар Русия федерациясе кануннарын боза", диде. [ВИДЕО]
13:38
16.5.2014
Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгы алдыннан Кырымның үзешчән хакимияте күп кеше катнашкан бөтен чараларның тыелачагын белдерде. Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәлял Азатлыкка белдерүенчә, бүген төштән соң Мәҗлес чираттан тыш утырыш үткәрә.
03:44
16.5.2014
Бакчасарайдагы "Ларишес" музеенда кырымтатар сөргененең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Анда Кырымда яшәүче рәссам Виктор Сорокинның "Хәтер елавы" исемле рәсемнәр тәлгәше тәкъдим ителә. [ВИДЕО]
19:26
15.5.2014
Кырымтатарлар сөргенгә җибәрелүнең 70 еллыгын 18 майда Кырым башкаласы Акмәчеттә зур матәм чарасы белән искә алырга җыенганда шәһәр урамнарына ОМОН көчләренең күпләп китерелүе күзәтелә. Полиция көчләре Акмәчетнең үзәк мәйданында һәм аның янындагы урамнарда туплана. Полиция машиналарыннан тыш шәһәргә БТРлар да китерелгән. [ВИДЕО]
19:00
15.5.2014
Кырымтатар мәҗлесеның тышкы бәйләнешләр бүлеген җитәкләүче Али Хәмзин Азатлыкка интервьюда 15 майда үз өендә, бер көн алдарак кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев һәм башка активистлар өйләрендә булган тентүләрнең максаты – Кырымтатар мәҗлесен юк итү булырга мөмкин дип исәпләвен белдерде. [ВИДЕО]
18:31
15.5.2014
Бүген Акмәчетнең "Кырымтатар сәнгать музеенда" кырымтатарлары депортациясенең 70 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. НКВД мәгълүматларына күрә, 1944 елның 17-18 май көннәрендә Кырымнан 191014 кырымтатары куыла, шушы кешеләрнең 46 проценты депортациянең беренче елында вафат була.