Рәдиф Җамалетдинов: "90нчы еллар казанышларын югалттык"
18-21 октябрьдә Казанда үтәчәк “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү” халыкара фәнни-гамәли форум алдыннан Татар-информ агентлыгында матбугат очрашуы узды. Филология һәм сәнгать институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов “Азатлык” хәбәрчесе соравын җаваплап, " Кызганыч, туган телләрне үстерүдә алга кителгән 90нчы еллар артта калды. Ул вакытта тиешле канун һәм норматив актларыбыз бар иде. Әмма 2000нче елларда бу норматив актларга, кануннарга шактый гына үзгәрешләр керде. Хәзер исә ул вакыттагы җиңүләребезне югалттык дип тә әйтә алабыз" диде.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте