Язучы Рабит Батулла Казанда күрсәтелгән киноларның күбесен караган. Барсы да шәп, әмма дүртесе бигрәк тә күңелемә хуш килде, ди ул.
“Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесен йомгаклау 3-4 апрельдә Җәлил театрында уза. Җиңүчеләргә Казандагы уку йортлары ишекләре ачык булачак.
Татарстан башкаласында яңа гына эшли башлаган KAZAN кунакханәсендә Габдулла Тукай һәм Салих Сәйдәшев исемендәге конференция заллары да бар.
Казанда Русия күләмендә “Яшь сәләтләр” дип аталган декоратив-гамәли һәм халык сәнгате күргәзмәсе ачылды.
Ханты-Мансы татарлары милли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәнис Гатауллин туган авылы – Чистай районы Яуширмәдә җирләнде.
Рәмис Сафин Удмуртия татарлары һәркем үз ягына каермый, алар бердәм, шуңа күрә, эшләре дә алга бара, дип белдерә.
Тукай музеенда Галәсгар Камалның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Халык зуррак чара да көтә.
Башта Русия армиясендәге тәртипне үзгәртергә, аннары хезмәт иткәннәргә ташламалы социаль яклау программалары булдырырга кирәк, ди белгечләр.
Хуҗасыз этләрне яклап Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең җыены үтте. Прокуратурага мөрәҗәгать итү өчен имзалар да җыелды.
Сәхифә хуҗасы Данил Сәфәров, техник сәбәпләр аркасында әлегә интернетта күренмибез, бер-ике көннән сайт тагын эшләп китәчәк, дип белдерә.
Татарстанда сыерлар саны нык кимегән. Шәхси хуҗалыклары булганнар да үгез асрау файдалырак дип белдерә. Cөт, тире җыю бәяләре дә төшкән.
Кибетләрдә сыер ите, кабымлыклар азрак сатыла башлаган. Урлашу очраклары да арткан. Халык арзанлы кибетләргә күчә.
Кайберәүләр шигъриятнең сугышка багышланган өлешенә генә түгел, ә башка ягына да зур игътибар кирәк, дип белдерә.
1 мартта булачак сайлауда Казаннан бер мандатлы бүлгедән намзәт Нәсимә Столярова “кыек эш”тә “Бердәм Русия” вәкилләрен гаепли.
Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаен үткәрүгә 20 ел тулды. Бу вакыйгага Татарстан рәсмиләре битараф калды. Газета-журналларда да мәкаләләр күренмәде.
Сәяхәт белгечләре доллар белән евроның үсүе Татарстанга чит илләрдән килүчеләрнең санын арттырырга мөмкин дип фаразлый.
Бер үк исемдәге урамнар бигрәк тә почта һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшендә зур кыенлыклар тудыра.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, сатирик Дамир Гыйсметдиннең 60 яшьлегенә багышланган кичә булды.
Милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрекләүләр аларны бу каршылык гамәленә этәргән. Милли мәнфәгатьләрнең көннән-көн кысылуына да риза түгел алар.
Татарстанда әле яңа гына гамәлгә кергән “Гаилә кодексы” милли гадәтләрне дә канунлаштырды.
дәвам