Аның җитәкчесе итеп Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. Тикшеренүләр ислам икътисады һәм финанслар, социаль-хокукый һәм сәяси, чыганакларны өйрәнү юнәлешләрендә алып барылачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплыгында әзерләнүче республикада 2015 елга кадәр белем бирү һәм тәрбияне үз эченә алачак “Киләчәк” програмында татар балалар бакчаларына игътибар юк. Министрлык әлегә програм тулаем әзерләнеп бетмәгән дип белдерә.
2 августтан башлап Yandeх ширкәте дә яңа бит тәкъдим итте. 3 июнь көнне 12 сәгатькә Татарстанда ике урында уртача куркынычлыктагы янгын булуны күрсәтте. АКШның Мэриленд университеты ут чыккан урыннарны моңа кадәр дә биреп бара иде.
Архитектор Сергей Шакуров әйтүенчә, төзелеш барганда проектлау эшләре дә дәвам итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшинга манара озынлыгы ошап бетмәгән. Миңтимер Шәймиев мәчет шомартылмаган мәрмәр белән тышланырга тиеш дигән.
Татарстан башкаласында әле моның кадәр төтеннең булганы юк иде. Казаннан ерак булмаган урманнарның төтәве, торф ятмаларының януы һәм тынчу җилсез, эссе һава тору моңа сәбәп. Республикадагы урманнарда 69 янгын чыккан.
Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре “Киләчәк”тә татар мәгарифе үсеше нык кимсетелгән дигән карашта. 29 июльдә алар Казан Кирмәне янында пикет үткәрде. Пикетта Татар иҗтимагый үзәге, “Мөслимә” оешмасы һәм “Мәгариф” ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов җитешсезлекләрне ике тәүлек эчендә бетерергә боерды. Актаныш, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында хәлләр бигрәк тә авыр икән.
Казанның алданган дольщикларының (фатир өчен алдан акча кертүчеләр) республика җитәкчелегенә ышанычы калмаса да, алар тагын хөкүмәт бинасы каршына чыктылар. Пикетта 50ләп кеше катнашты. 3 меңләп кеше фатир көтә.
Биектауда су бирү туктаган. Республикадагы кайбер авылларда коелар корый, чишмәләр акмый башлаган. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгынга каршы көрәш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте.
Русия мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә өстенлекне Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә бирделәр. “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале генераль директоры Зауди Мамиргов та федераль бюджетка өметләнгән булган.
Мал-туарга азык өчен “көрәш” бер-берсенә янәшә булган авыллардагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә мөмкин. Алан халкы күршеләре Янсуар кырларыннан салам ташыганда ут чыккан.
Шушы бер-ике көн эчендә Русия мәдәният министрлыгында мөселман киносы фестиваленең кайда узасы билгеле булачак. Анда әлеге чара уңаеннан бәйге үтә. Казан ягы үзендә, Зауди Мамиргов башка бер төбәктә үткәрү ягында.
Казан думасы депутаты, “Информационная система” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең мөдирләр шурасы рәисе Марат Бикмуллин “Курай”га FM алу кыенлыклары турында депутатлар алдында мэр Илсур Метшинга да җиткерде.
Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы үтәлешен тикшерү сессиясендә Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әнә шулай дип белдерде.
Кытайда булганда уен кораллары ансамбле башкаруында милли көйләрен тыңлап сокланган ул. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова татар җырларын олы дөньяга чыгарганда иләк аша үткәрү ягында. 15 июль җырчының туган көне.
Табиблар моның сәбәбен саклану чараларының кыйммәтлегеннән күрә. Күпләр бала тугач бирелә торган пособияләрнең әз булуыннан зарлана. Рәсмиләр исә аңлату эшләре җитенкерәми ди.
Татарстандагы кайбер авылларда корылык 3 ел рәттән булачак икән дигән сүзләр дә таралган. Казандагы күпләп сату урыннарында (базаларда) ярма, шикәр комы һәм онны көннекен-көнгә кырып-себереп алып бетерәләр икән.
8 июньдә Русия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте. Өченче тапкыр үтә торган бу көнгә Татарстан да кушылды. Күп гаиләләр социаль проблемалар аркасында таркала. Җәмгыятьнең эчүчелек белән чирләве дә гаиләне җимерә.
Белгечләр фикеренчә, халык иҗатына: йола-уеннарына, җыр-биюләренә һәм гармун-курайларга игътибар булган вакытта, фольклор акча да китерәчәк һәм татар халкын да танытачак.
Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан Милли археология үзәге аерым бер институт булып аерылып чыгачак.
дәвам