11 декабрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарлар Сабантуй үткәрде. Бу юлы милли бәйрәмне яшьләр оештырган.
Җомгага каршы төндә Казанда Татарстанның халык шагыйре, республиканың Тукай бүләге иясе Фәнис Яруллин вафат булды.
Танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сафиуллина татар теленең киләчәге һәм аның дөньякүләм абруен күтәрү өчен тырышты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Гданьски шәһәрендә татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
6 декабрь кичендә Мәскәүдә Думага сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдергән йөзләрчә кеше тоткарланды.
Галим Дамир Исхаков фикеренчә, Русия думасына сайлау нәтиҗәләре Татарстанның ярым тоталитар җәмгыять икәнлеген күрсәтә.
Русия думасына сайлауда кулланылачак электрон машиналар күпчелеге өлкәннәр яшәгән кечкенә авылларга таратылган.
Атамбаев илдәге төрле сәяси көчләрне берләшергә чакырды, тотрыклылык һәм илнең берлеген сакларга вәгъдә итте.
Парижда ИКОМОС – һәйкәлләрне һәм күренекле урыннарны саклау халыкара шура генераль ассамблеясы утырышы үтте.
Цхинвалда җиде меңләп кеше оппозициядән Алла Джиоеваның президент сайлауда җиңүен тануны таләп итте.
Билгеле журналист Ирек Мортазин чәршәмбе көнне телевидениедәге рәсми сайлауалды дебатларга кертмәде.
29 ноябрь Әлмәттә казыят җыелышы үтә. Әлмәт, Зәй, Сарман, Азнакай, Мөслим районнарыннан 150-ләп имам җыела.
Татарстан шәһәрләрен арбада йөрүче инвалидларга уңай итү өчен 700 миллион сумга якын акча бирелгән иде.
Петербур активистлары коммунистлар һәм инкыйлаб белән бәйле урам исемнәрен алыштыру үтенече белән чыкты.
Мисырның вакытлы лидеры хакимиятне 2012 ел уртасында тапшырырга вәгъдә итсә дә, халык күтәрелеше дәвам итә.
Мисырда хәрбиләр билгеләгән хөкүмәт вазифадан китү гаризасы бирүгә карамастан, бүген халык тагын митингка җыелды.
Рамил хәзрәт Юнысов дөньядагы иң зур Коръәнне Шәһри Болгарга озата барсак, тәре йөреше кебек булачак, дип саный.
Психолог Рамил Гарифуллин зур түрәләрне “взяткамания” чиреннән дәвалау тәкъдимен Русия хөкүмәтенә җибәрде.
Яңа бюджетта социаль чыгымнар бер ярым тапкыр киметелә, ә кораллануга, полициягә, иминлек хезмәтенә нык арттырыла.
Путин президент булырга теләк белдергәч, тормыш рәтләнүгә өметләрен өзгәннәр чит илләргә ашкына.
дәвам