Соңгы елларда Чаллыдагы милли хәкәрәкәт вәкилләре кырым татарларына теләктәшлек акцияләре уздырып килде. Быел, 18 майда сөргеннең 65 еллыгы уңаеннан бер чара да үтмәде.
Музейлар хезмәтен тагын да яхшырту максатыннан, Татарстан мәдәният министрлыгы Милли музей белән берлектә фәнни-гамәли семинар уздырды.
Волгоградның транспорт машиналары эшләп чыгаручы ширкәтендә Мәскәү Патриархиясе заказы буенча Русия армиясе өчен КАМАЗ автомобиле базасында күчмә гыйбадәтханә җитештерелде.
“Без татармы, болгармы?” дигән мәсьәлә узган гасырның 90нчы елларында матбугатта бик нык күтәрелде, халык арасында зур бәхәсләр тудырды.
Маршрут таксилары Чаллы урамнарында сыеша алмагач, Ижауны яуларга киткән. Ижауның транспорт хуҗалыгы чаллылар килүдән шактый зыян күргән.
5 сентябрьдә Казанда “Ефәк юлы” автоузышлары башлана. Ефәк юлы раллие Дакар сериясенә тигез һәм ул 13 сентябрьдә Төрекманстан башкаласы Ашгабадта төгәлләнә.
“Манагуа һәм Чаллы шәһәрләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру нияте турында меморандум” имзаланды. Аңа Алексис Аргуэльо һәм Илдар Халиков кул куйды.
Татарстанның Лениногрск шәһәрендә корыч ширкәте төзү турында карар кабул ителде. Шәһәр җәмәгатьчелеге бу ширкәтне төзүгә тискәре мөнәсәбәт белдерә.
“Кешенең ана телендә имтихан бирергә хокукы булырга тиеш. Ә менә татар теленең Русиядә дәүләт теле булуына Дума тискәре караш белдерәчәк”, дип саный Дума рәисе урынбасары.
Берәүләр, моңа тәмәке төпчеге гаепле, диләр. Шулай гына микән? Чаллы зираты янындагы узган елгы үлән җыелмаган, машина куярга махсус урын юк, өмә ясаучылар чирәмгә ут төрткәннәр дигән дә фаразлар да бар.
Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов “КамАЗ”дан өстәмә 400 йөк машинасы сатып алу турында фәрманга кул куйды.
Чаллы мәхкәмәсендә шикаяте каралган испан ватандашы тәрҗемәче сорап гариза язган. Мәхкәмәдә татарча сөйли башлаган Зияфәт Вәлиевка да шундый гариза язарга кушканнар.
Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә эше тәмамланды. Ул 2 ел дәвамында милиция бүлегендә даими күренергә тиеш. Бу тәртип бозылса, шартлы хөкем төрмәгә алыштырыла.
АКШ президенты Барак Обама Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъдә биргән иде. Тоткыннар арасында Чаллы кешесе Равил Минһаҗев та бар. Аның әнисе Зөһрә ханым малаен коткару өчен Обамага хат юллады.
Мәхкәмәнең әлеге утырышы гаепләнүче Рәфис Кашаповның һәм аның яклаучылары булган Юныс Камалетдинов һәм Айдар Хәлимнең соңгы сүзләрен тыңлау өчен уздырылды.
Фәүзия Бәйрәмованың татар легионерларына кагылышлы язмалары дөнья күргәч, авторга карата яңа эзәрлекләүләр башланган дигән хәбәрләр таралды.
Прокурор 282-нче маддә буенча гаепләнүче Рәфис Кашаповка 1 ел 10 ай шартлы хөкем таләп итә һәм аның компьютерын юк итүне сорый.
Хәрби комиссар тыныч тормыштагы яшьләр үлеменә, аларның яшәү рәвешләренә игътибар итә. 2005 елдан башлап, Чаллы 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 106 кеше үлгән.
15 апрель көнне КамАЗ ширкәте хезмәткәрләре исеменнән сугышта зыян күргән Көньяк Осетиянең Знаур районына ике йөк машинасы бүләк ителде.
“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Казан бүлеге үз эшчәнлеген торгызу турындагы хәбәрне Тәлгать Әхмәдишин сөенү хисләре белән кабул иткән.
дәвам