Марат Бикмаев Ижауда үткән чираттагы халыкара цирк сәнгате бәйгесендә 3нче урын яулап кайтты. Казанның үзендә чыгыш ясарга мөмкинлек булмаганга, артист осталыгын бәйгеләрдә күрсәтә.
Your browser doesn’t support HTML5
Марат Бикмаевның Казан циркында эшлисе килә
Тимер чылбырлар белән һава гимнастикасы күренешләрен бәйгедә Казан цирк мәктәбе укытучысы Мараттан башка күрсәтүче булмаган. Гомумән Русиядә бу корал белән аннан кала тагын бер артист кына эшли икән.
Казан Цирк мәктәбен тәмамлаган, соңыннан анда укытырга калган Марат Бикмаев дөнья дәрәҗәсендә танылган Запашныйлар нәселе, үсеп баручы Кытай циркы осталары, Русия һәм БДБ илләре артистлары белән ярышты.
Your browser doesn’t support HTML5
Марат Бикмаев, Казан циркы (ruscircus.ru)
Марат кебек башка артистлар да, Казанда цирк труппасының ачылуына өметләнеп яши.