Татар шурасы Татарстанның Конституциясен искә алып мөрәҗәгать чыгарды

Иллюстратив фото

Яңа татар оешмасы 1992 елда кабул ителгән документы кире торгызу өчен көрәшәчәкбез дип белдерде.

Чит илдә оешкан яңа татар оешмасы — Татар шурасы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды. Үз социаль челтәрендә активистлар Татарстан республикасы, Русиягә кадәр, 1992 елда ук мөһим сүзләр язылган, халык референдумы белән ныгытылган документ кабул итте дип искәртә.

Татар шурасы Татарстан Конституциясе Мәскәү басымы белән туракланса да, үзгәртелеп, мөһим маддәләр юкка чыгарылса да ул әһәмияткә ия булган һәм бөтен татарларны берләштергән мөһим һәм кадерле документ дип аңлата.

— 2023 елның гыйнварында, Мәскәү басымы астында Татарстан парламенты үз Конституциясен тураклап, аның төп нигезләрен юкка чыгарды. Татарстанның дәүләтчелек һәм мөстәкыйльлек билгеләре бетерелде. 1992 елда Татарстан халкы референдумда нәкъ менә шушы принциплар өчен тавыш биргән иде, әмма халык фикере, теләге җиргә тапталды. Татарстанның төп документында суверенитет, ватандашлык, президент институты дигән сүзләр юк, Татарстан президенты татар телен белергә тиеш дигән таләпләр алып ташланды. Татарстан һәм Русия Федерациясе арасында вәкаләтләрне бүлү турында килешү дә юк.

Күп милләтле халык инде "суверенитет иясе" түгел. Алайса кем соң ул? Нинди хокукка ия? Бу — фәлсәфи генә түгел, ә турыдан-туры хокукый сорау. Бу — юридик мәсьәлә. Республика суверенитетының хуҗасы кем, аның коручысы кем?

Путин сугыш алып барганда Татарстан Конституциясендә башка мөһим сүзләр дә юкка чыкты. "Татарстан көч куллануны, халыклар һәм дәүләтләр арасындагы каршылыкларны хәл итәр өчен сугышны кире кага", "Татарстанда сугыш пропагандасы тыела" дигән сүзләрне сызып ташладылар", диелә мөрәҗәгатьтә.

Татар шурасы заманнар үзгәрәчәк һәм Татарстан Республика Конституциясе чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен яклап эшлиячәк дигән өмет белдерә һәм 1992 елда кабул ителгән, Путинның сәяси режимы вакытында үзгәртелмәгән чын Конституция өчен көрәшәчәк дип белдерә.

— Без 1992 елда кабул ителгән чын Конституцияне торгызу өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Нәкъ шул документ мөһим, чөнки ул халык тарафыннан язылган, аның мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән. Анда "суверенитет", "дәүләтчелек", "республика", "ирек", "мөстәкыйльлек" төшенчәләре алтын хәрефләр белән беркетелгән. Аларны беркем дә ни юк итә алмый, тартып та, хокуксыз дип игълан да итә алмый, — диелә Татар шурасы белдерүендә.

Моннан тыш активистлар татарларның күп өлеше Татарстаннан, тарихи Ватаннан читтә яшәгәнен, ә республика Конституциясендә Татарстан татарларга ярдәм итәргә хокуклы дип язылганын искә төшерә. Шул рәвешле бу Конституция татарстанлыларның гына түгел, бөтен татарлар өчен мөһим һәм кадерле документ икәнен яза.

— Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсендә Республика тарихи Ватаныбыздан читтә яшәүче татарларның рухи һәм мәдәни ихтияҗларын кайгырта, аларга ярдәм итә ала дигән сүзләр дә язылган. Ә андыйлар милләттәшләребез бик күп, 70 проценттан артык. Димәк, бу Конституция — Татарстаннан читттә яшәүче татарларныкы да. Һәр татар өчен ул мөһим һәм кадерле документ, — диелә белдерүдә.

  • 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде.
  • 1992 елда Татарстан Конституциясенең урысча тексты тавышка куелып кабул ителә, соңрак татарчага рәсми тәрҗемәсе башкарыла.
  • Татарстанда 6 ноябрь — ял көне.
  • Татар шурасы чит илдә быелның октябрь аенда оешты. Анда мөһаҗир активистлар тупланды. Алар Татарстан дәүләтчелеген торгызу өчен көрәшә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!