Соңгы атналарда Башкортстанның Октябрьски районыннан Украинадагы сугышка китеп, анда һәлак булган 30лап хәрби исеме билгеле булды. Бу Азатлык радиосы алып барган "Сугышта үлүчеләр" хисабыннан билгеле. Әлеге исемлекне Азатлык сугыш башланганнар бирле алып бара.
Соңгы атналарда исемлеккә Октябрьски районыннан 29 хәрби исеме өстәлде. Некрологлар һәм үлем хәбәрләре төрле чыганакларда – башлыча, район газетлары һәм социаль челтәрләрдәге язмаларда чыкты.
Бу исемнәр арасында иң яше – Кирилл Иванов. Аңа 22 яшь булган, ул 2002 елда туган. Шулай ук 24 яшьлек Эльвир Зәйнуллин һәм 25 яшьлек Руслан Матасов белән Артур Гафиятов үлемнәре турында билгеле.
Бүгенге көндә Азатлык исемлегендә Октябрьски районнан сугышка китеп анда үлүче 86 кеше исеме бар.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
6 ноябрьгә Азатлык радиосы җыйган исемлектә Башкортстаннан 7806, Татарстаннан 6579 сугышчы исеме бар.
21 октябрь көнне ике республикадан исемлектәге үлүчеләр саны 14 меңнән арткан иде. Соңгы бер елда ачыкланган үлемнәр саны яртысыннан күбрәк, 8 меңгә артты. Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
БУ ТЕМАГА: Азатлык хисабы: Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.