Татар телендә белем бирүче "Ачык университет" проекты танылган татар журналистлары белән берлектә журналистикага багышланган онлайн курс тәкъдим итә. Дөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге курс татар журналистикасы белән кызыксынучылар һәм шул өлкәдә эшләүчеләр өчен әзерләнгән.
"Курста журналистика жанрлары, бигрәк тә интервью язу осталыгы, медиада актуаль форматлар һәм тенденцияләр, татар журналистикасында спорт, мәдәният, җәмгыятьтәге феноменнар темасы яктыртылды һәм башка кызыклы темалар күтәрелде. Шуңа күрә әлеге курс үзен журналистикада сынарга теләгән студентлар, хәзерге көндә үз юлын тапкан журналистлар һәм медиаконтент кулланучы аудитория өчен файдалы булачак", – диелгән хәбәрдә.
Курсның кураторы "Идел" журналы журналисты Рәфидә Галимҗанова. Лекторлар арасында танылган журналистлар Илфат Фәйзрахманов, Рәмис Латыйпов, Айваз Садыйров, Чулпан Галиәхмәтова һәм башкалар бар.Курсны Rutube һәм VK Видеода тыңларга була. Техник сәбәпләр аркасында курслар сайтта һәм YouTube-та соңрак эленәчәк дип вәгъдә итәләр.
"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыкты. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.
Университет сайтында хәзер 28 курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, акча белеме, татар дизайны, PR-менеджмент нигезләре һәм башка темаларга курслар бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!