Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Бу хакта бүген хөкүмәт утырышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде дип яза "Коммерсант".
Былтыр апрельдә Украинадагы сугыштан кайткан Бадрановны Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
Медиалар быел августта Бадрановның ялга китәчәген һәм шуннан инде вазифасына кайтмаячагы турында язды.
Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры Данияр Габдрахманов республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнгән.
- 2022 елның ноябре башында гаскәрдә хезмәт иткәне булмаса да, Азат Бадранов угышка лейтенант булып киткән иде.
- Түрә ул чакта әйтүенчә, аңа лейтенант исемен саклану министрлыгы Башкортстанның хәрби комиссариаты тәкъдиме белән биргән.
- Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
- Мәсәлән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 июньдә үк муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.
- "Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән иде ул. Соңрак исә Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашкан 34 хәрбинең муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителүе билгеле булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!