Истанбул мэры Әкрам Имамоглыга яңа җинаять эше ачылды

Әкрам Имамоглы

Аны сәяси шымчылыкта гаеплиләр.

Төркия мәхкәмәсе Истанбул башлыгын яңа җинаять эше нигезендә кулга алуга карар чыгарган. Бу хакта Anadolu агентлыгы хәбәр итә. Әкрам Имамоглы әлеге вакытта Силиври дигән җирдә тикшерү изоляторында утыра.

Әлеге җинаять эшендә Имамоглының сайлау кампаниясе җитәкчесе, киңәшчесе Нәтҗәти Озкан исеме дә телгә алына.

Төркия прокуратурасы фикеренчә, быел җәй чит илләр файдасына шымчылык кылуда, гүләнчеләр хәрәкәте белән элемтәләр төзүдә гаепләнеп кулга алынган Хөсәин Гүннең дигитал мәгълүматларында Имамоглыга бәйле хәбәрләр дә бар. Имамоглыдан да, Озканнан да сорау алынган.

Истанбул мэры бөтен гаепләүләрне кире кага. Ул бу хакта тикшерү изоляторында утырган килеш белдерү ясады. Имамоглы хакимият барлык чикләрне узды, моңа кадәр ачылган җинаять эшләрен җөпли алмагач, яңа уйдырма - мине шымчылыкта гаепләүгә керештеләр, дигән ул.

"Еллар буе ялган эшләр нигезендә гаепсез кешеләрне төрмәгә утырттыгыз, яла якттыгыз — ләкин файдасы булмады. Хәзер инде бүтән берни таба алмыйча, сез фантазиягездә калган соңгы сүзгә тотынып, шымчылык дип кычкыра башладыгыз. Үзегезнең ялган гаепләүләрегез белән халыкны инандыра алмыйсыз. Һәр сайлауда оттырган саен, гадел көрәшергә батырлыгыгыз җитмәгәндә, сез яңадан шул ук юлга басасыз — чираттагы пычрак спектакльне сәхнәләштерәсез.

Сез бит дәүләт серләренең чит илләргә чыкмасын өчен имин эшли дә белмисез, хәтта президентның шәхси номеры да урланды. Шуны да саклый алмаучылар, сез, хәзер мине шымчылыкта гаепләргә җөрьәт итәсезме?" дигән Әкрам Имамоглы.

Дәүләт медиалары бүген иртән Әкрам Имамоглы, Нәтҗәти Озкан турында һәм аларның чит илләргә мәгълүмат бирүе турында мәкаләләр дә бастырды. Алар хакимият карашын җиткерә.

▪️Әкрам Имамоглы мартта кулга алынды. Шул вакыттан бирле ул Силиври җирлегендәге тикшерү изоляторында утыра. Аны "террористик оешмага ярдәм итүдә" һәм "рәшвәтчелек максатында оешма төзүдә" шикләнеп җинаять эшләре ачылды.

▪️ Моннан тыш Истанбулның күп район җитәкчеләренең өйләрендә, эш урыннарында тентүләр узды, дистәләгән кешеләр кулга алынды.

▪️Җәй айларында Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә Әкрам Имамоглыга теләктәшлек митинглары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!