Можайскида "Ватаным" дини оешмасын япмакчылар

Иллюстратив фото

Мәхәллә кешеләре аны яптырмау өчен бөтен кануни юлларны кулланмакчы.

Апелляция мәхкәмәсе Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә "Ватаным" җирле дини оешмасын ябу турындагы элек чыгарырлган карарны үзгәрешсез калдырган.

Islamnews язуынча, шуңа да карамастан мөселман җәмгыяте вәкилләре көрәшүне дәвам итмәкче.

"Без хокукларыбызны яклауда мөмкин булган барлык кануни юлларны кулланачакбыз", дигән адвокат Лариса Алиева.

Оешма вәкилләре кассациягә шикаять әзерләвен раслады.

"Шикаять итү өчен юридик нигез бар һәм без барлык дәрәҗәдә дини оешма мәнфәгатьләрен якларга өметләнәбез", ди алар.

Оешманы ябуга формаль сәбәп булып документлардагы хата тора диелә. Оештыру җыелышындагы документта чара узар алдыннан өч көн элек үлгән кешенең исеме язылган булган.

Адвокат сүзләренчә, кворум булганда документтагы әлеге хата оешманы ябуга сәбәп була алмый. Мөселман җәмгыяте канунны бозмады, аның эшчәнлеге куркыныч тудырмый ди ул.

Оешма үзе 2017 елны оешкан.

БУ ТЕМАГА: Русиядә мәчетләрне ябуны, мигрантларны илдән кууны сораучы "Урыс җәмгыяте" кемгә ышыклана?

Бу инде дини оешмаларны ябуның беренче генә очрагы түгел. 2024 елда куәт оешмалары Мәскәү өлкәсендә 21 мөселман дини оешмасын тикшергән һәм шуларның 13-ен япкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең төбәк куркынычсызлык идарәсе хәбәр иткән иде.

Куәт оешмалары 13 гыйбадәт йортында хокук бозулар ачыклаган. Шуннан соң аларны ябарга карар кылган. Алар арасында Красногорски, Котельники, Люберцы, Лобня, Дзержински, Королев, Раменское, Серпухов һәм Фрязино шәһәрләре бар.

Кайбер дини оешма җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылган.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. 2023 елда куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.
  • 2023 елның октябрь азагы, ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.
  • Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йортында да тентү узды. Аның имамы Марат Алимов сугыш башланганнан соң, көчле шовинизм һәм милләтчелек купты дип сөйләгән иде.
  • 2024 елны 16 апрельдә Яңа Мәскәүдә бульдозер "Әбү Бәкер" мәчетен җимерде. Бу мәчет 2020 елда мөселманнар көче белән төзелә башлаган. Якын микрорайоннарда чыгышы белән Русиянең Төньяк Кавказ төбәкләреннән булган кешеләр күп яши. Мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм Тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган.
  • Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин канунсыз төзелеш турында җинаять эше ачарга кушкан. Узган елның октябрендә мәхкәмә "Әбү Бәкер" мәчетен үзбелдекләнеп салынган корылма дип тапкан һәм аның хуҗаларын мәчет бинасын сүттерергә тиеш дип карар чыгарган.
  • 2024 елда Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Мәскәү өлкәсендә ябылган гыйбадәт йортларының күбесе Гайнетдин мөфтиятенә карый.
  • Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!