Әбҗәлил районы башлыгы ВИЧ инфекциясе арту турында белдерде

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда ВИЧ йоктырган 295 кеше табиб күзәтүендә тора. 2025 ел башыннан бирле 19 яңа очрак ачыкланган, ә еллар буена авыру нәтиҗәсендә 200гә якын кеше вафат булган.

Башкортстанның Әбҗәлил районы башлыгы Айрат Әминев социаль челтәрләрдә "ВИЧ инфекциясе белән хәл бик җитди дәрәҗәгә җитеп килә", дип белдерде.

"Без республикада иң күп йогыш очраклары теркәлгән төбәкләрнең берсенә әверелдек. Саннар һәркемне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш", — дип язган ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда ВИЧ йоктырган 295 кеше табиб күзәтүендә тора. 2025 ел башыннан бирле 19 яңа очрак ачыкланган, ә еллар буена авыру нәтиҗәсендә 200гә якын кеше вафат булган.

Иң күп йогыш очраклары Аскарда (район үзәге — 63 кеше), Ялембәт (15), Ташбулат (13) һәм Михайловка авылларында (12) теркәлгән.

Әминев ВИЧ инфекциясе Русия саклану министрлыгы белән килешү төзүчеләр арасында күп ачыклана диде. "Соңгы вакытта контракт нигезендә хәрби хезмәткә китәргә карар иткән ирләр арасында ВИЧ ачыклану проценты 15 процент тәшкил итте — бу коточкыч сан", дип китерә аның сүзләрен "Коммерсантъ-Уфа" басмасы . Әмма бу өзек Әминевның "ВКонтакте" һәм Telegram сәхифәләрендә хәзерге вакытта юк.

Әбҗәлил районы башлыгы "бу проблемга барыбызның да кичекмәстән бергәләп җавап бирүе кирәк", дип белдерде. Аның әйтүенчә, 1 декабрьдән районда ВИЧ кисәтүгә багышланган айлык чара башланачак. Табиблар төркеме һәр авылга чыгып, халыкка бушлай һәм аноним тикшеренү мөмкинлеге тудырылачак.

Быел апрель аенда Республика СПИД һәм йогышлы авырулар үзәгенең вакытлыча баш табибы Айгөл Галиева хәбәр иткәнчә, 2024 елда Башкортстанда тәүге тапкыр ВИЧ диагнозы куелган 1 370 авыру теркәлгән. Бу 100 мең кешегә 33,7 очрак туры килә дигән сүз. ВИЧ беренче мәртәбә теркәлгәннән алып, республикада барлыгы 43 меңнән артык кеше әлеге инфекцияне йоктырган.

"Говорит НеМосква" басмасы китергән "Здравресурс" тикшеренү төркеме мәгълүматларына караганда, 2023 елда Русиядә антиретровирус даруларын сатып алу өчен федераль акча өчтән бер өлешкә диярлек кимегән — 38,6 миллиард сумнан 27,35 миллиард сумга төшкән.

Гомумән алганда, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Русиядә ВИЧ белән яшәүчеләр саны 2017–2023 еллар арасында 27 процентка арткан (944 мең кешедән 1 миллион 197 меңгә кадәр). Табиб күзәтүендә торучылар өлеше дә 18 процентка арткан.

2025 ел башыннан Русиядә ВИЧ белән яшәүче кешеләр вирус йөкләмәсен һәм иммун статусын тикшерүдә авырлыкларга юлыга. Бу хакта "Пациентский контроль" иҗтимагый хәрәкәтенә сылтама белән "Ведомости" газеты августта язган иде. Хәрәкәт мәгълүматларына күрә, ел башыннан 40 шикаять килгән. Ә клиник киңәшләр буенча мондый тикшерүләр елга ике тапкыр үткәрелергә тиеш.

Финанслау кимү сәбәпле, быел Башкортстан СПИД үзәгенә вирус йөкләмәсе һәм иммун статусы буенча диагностика системнары кирәк күләмнең 23 проценты дәрәҗәсендә генә кайтарылган, дип хәбәр иткән Айгөл Галиева апрель аенда бер авыруга (әлеге хат күчермәсе "Ведомости" басмасында бар). Анда бу тикшерүләр елга бары тик бер тапкыр гына үткәреләчәге дә әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!