Мөһаҗирләктә яңа татар оешмасы барлыкка килде. Татар шурасы артында кем тора?

Руслан Айсин Татар шурасының беренче конференциясендә, 12 октябрь

Чит илдә Татар шурасы барлыкка килде. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм  беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшәчәк дип белдерә. 

Татар шурасын оештыручысы - сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, берничә ел дәвамында мөһаҗирлектә яшәүче Руслан Айсин. Азатлык Радиосына ул үзен Татар шурасының рәисе дә, әйдәманы да түгел ди. "Татар шурасында рәис юк, барысы да бертигез хокукта, һәр кеше үз эш юнәлешен билгеләде, шул юл белән эшләячәк. Татар шурасында инде дистәдән артык кеше бар. Без зур хәрәкәткә әверелү максатын куйдык", диде ул.

Татар шурасы 12 октябрь Казан ханлыгы җимерелү вакыйгасы уңаеннан онлайн фәнни конференция уздырды. Хәтер көнендә төрле илләрдә яшәүче татар галимнәре чыгыш ясады. Алар арасында татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган галим Юлай Шамилоглы да һәм җәмәгатьчелеккә фикерен беренче тапкыр җиткерүчеләр дә булды. Алар барысы да үзен ачыктан-ачык Татар шурасы вәкиле, мөһаҗирлектәге яңа татар хәрәкәтенә кушылучы дип белдерде.

Татар шурасының социаль челтәрләрдә актив эш башлады. Алар һәр платформада да - Телеграм, YouTube, TikTok, Instagramда бар диярлек. Һәр җирдә стримнар, кыска видеолар, аңлатма текстлар чыга. Шушы көннәрдә, мисал өчен, Татар Шурасы Европа шурасы парламент ассамблеясына (ПАСЕ) милли азчылыкка урыннар бирү турында аңлатма хат, Мәскәүдәге татар мәктәбен саклап калу турында мөрәҗәгать чыгарды.

Азатлык Руслан Айсиннан Татар шурасы ничек оешканы, якын һәм ерак киләчәктә нинди максатлар куелуы, мөһаҗирлектәге башка татар оешмалары белән каршылыкка керү турында, активистларга басым булу ихтималы турында сорашты.

– Руслан, Татар Шурасы кем тарафыннан оештырылды? Аның артында кем тора?

– Безне беркем дә арттан этми, колакка берни пышылдамый. Кемдер кушуы белән оешкан дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Татар шурасы артында актив позицияле, татар мәсьәләләренә битараф булмаган кешеләр тора. Минем позициям күптән билгеле, мин аны яшереп тормыйм, сөйлим. Мине тыңлаган, караган кешеләр арасында төрле милләт кешеләре бар, әмма татарлар арасында оешырга кирәк, берләшик дип язучылар булды. Ниндидер яңа оешма төзеп яңача эшләргә теләүчеләр барлыгын күрдем. Һәм, иң кызыгы, белемле, актив кешеләр күп булганын күрдем.

Инициатив төркем җыелды, барысы да татарлар. Алар төрле дәүләтләрдә яши: Европа илләре, Австралия, Канада, Төркия, Сүрия. Аралаштык, мактасларны барладык. Оешма кирәк, аны теркибез дип килештек. Ул Европада теркәләчәк, шулай уңайлырак дип килештек. Аралашкан мәлдә Хәтер көнен билгелик, фәнни онлайн конференция кирәк дигән фикергә киленде. Әзерләндек, чыгышлар бүленде, темалар билгеләнде. Бу - безнең беренче зур эш һәм, минемчә, уңышлы. Беренчедән, без төрле илләрдә яшәүче галимнәрне туплый алдык, икенчедән, алар бу җыенда кызык һәм мөһим фикерләр яңгыратты. Әйе, бәлки, күп кеше карый да алмагандыр, алдан хәбәр итү аксагандыр. Әмма аны кайтып карап була. Хәтер көнендә Казанда чыгырга ярамаган заманда, аны оныттырырга маташу вакытында чит ил татарлары үз сүзен әйтте.

Икенче зур чара - безнең оешманы гамәлгә кую җыены. Анда унбишләп кеше канташты. Бу кешеләр - төрле өлкәләрдә эшләүче татарлар. Без беренче чиратта стратегияне барладык. Безнең төп эшчәнлек юнәлешләре мондый: фән, мәгариф, сәясәт, медиа, дин, экология, кеше хокуклары.

Татарларның хокуларын яклау мөһим. Бүгенге көндә халыкара мәйданда татарларны яклап сүз әйтерлек тә, аларның мәнфәгатьләрен якларлык та, реаль ярдәм күрсәтерлек бер генә оешма да калмады. Оешмалар шактый, әмма күпчелек сәясәттән уттан кебек курка. Мин аларны тәнкыйтьләмим, әмма карагыз, дөнья үзгәрде, элеккеге кебек Сабантуйларга җыелып берни булмагандай куанып йөрү дә килешми. Кемдер әйтергә, сөйләргә, аңлатырга тиеш. Татарстандагы татар институтлары җимерелде, анда ни тел, ни мәдәният, ни динне яклап сүз әйтерлек бер көч тә калмады. Сивил инситутлар ябылды, шәхесләр йә куылды, йә аларның авызларын яптылар. Тел мәсьәләсен якларга кирәк булса, рөхсәт белән генә һәм контроль астында башкарыла. Гап-гади хат язучы да юк. Бусы - бер.

Икенчедән, татарлар да һиҗрәт кичерә, соңгы өч елда күп милләттәшләребез басым, курку, актив позициясе аркасында илдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Чыгып киттеләр, яңа урын эзлиләр, яшәргә тырышалар, әмма аларга терәк булырдай оешмалар юк. Кешегә бит каядыр рәсми рәвештә төпләнәсе мөһим, ул эләгеп калырга тели, легальләшергә тырыша, аларга бу чорда дәүләтнең ярдәме кирәк, әмма моның өчен аңа күп бюрократик

Без теркәләчәкбез, Европада үзебезне танытырга, ышаныч тудыра торган оешма буларак эшләргә тырышачакбыз

каршылыклар узарга кирәк. Урысларга йөзләгән андый оешма бар. Хәтта башка азчылык милләтләр дә, мәсәлән, чеченнар, кырымтатарлар актив эшли. Әмма татарларда андый оешма юк. Менә Татар шурасы мөһаҗир татарларга терәк була алырлык, аларга ичмасам рәсми документлар ясатырлык оешма буларак эшләргә тиеш дип саныйбыз. Шуңа без теркәләчәкбез, Европада үзебезне танытырга, ышаныч тудыра торган оешма буларак эшләргә тырышачакбыз.

БУ ТЕМАГА: "Ни өчен Татарстан нефте татар халкының киләчәге өчен кулланылмый?" Хәтер көнендә онлайн конференция узды

– Инициатив төркем дидегез, оештыру җыенында да унбишләп кеше дип әйттегез. Бу кешеләр барысы да чит илдә яшәүчеләрме һәм анда катнашу ничек билгеләнә?

– Татар шурасында фәлән кеше исәпләнә, һәркайсысы үз юнәлешен билгеләде, шул юнәлештә эшли дип уйларга кирәкми, без катып калган, ябык оешма түгел, кемдер кушылырга тели икән, рәхим итсен! Онлайн очрашуларда намзәтләрне караячакбыз, кеше әгъза да булмаска мөмкин, әмма хезмәттәшлек кыла ала. Бездә рәислек юк, рәистәшлек, спикерлар бар, медиада үз комментларлар бирә алучылар билгеләнде, андыйлар биш-алты кеше. YouTube каналы актив эшли башлады, стримнар оештырабыз. Аена бер тапкыр онлайн җыелыш булачак дип сүз куештык. Киләсе елда Европада бер оффлайн җыен оештырырга телибез.

– Руслан, яңа оешма мөһаҗирлектәге татарлар өчен көрәшәчәкмеме? Илдәге татарлар белән эшләүне ничек күрәсез?

– Без ачык оешма. Әмма Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрне куркыныч астына куясыбыз килми. Безгә теләктәшлек белдерүчеләр күп дип ышанам, әмма бүгенге сәяси режимда алар ачыктан-ачык безнең эшчәнлектә катнаша да, безне хуплый да алмый. Мөмкинлек юк. Татар шурасы мөһаҗирлектәге татар институты гына түгел, без барысын да берләштерергә телибез. Татарстан суверенитетын торгызу максаты тора. Кимендә бу теманы һәрдаим күтәрәчәкбез, аны күмеп китәргә юл куймаячакбыз. Русиядә бу куркыныч тема. Татарстанда, Русиядә яшәүче һәр актив кеше күзәтү астында, фикер өчен дә кешене төрмәдә черетә бу систем, алар әйтә алмаганны без яңгыратачакбыз.

БУ ТЕМАГА: Тикшеренү: 2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең

– Антиколониаль сәясәт турында сөйләүчеләрне, бу темада Русияне фаш итүчеләрне дә, оешмаларны да бик тиз маргиналлаштыралар, без аны Татар иҗтимагый үзәге мисалында яхшы беләбез. Башта астыртын эш алып барып ТИҮне сәер картлар оешмасына әверелдереп, алар җәмәгатьчелеккә начар яктан күрсәтелде, аннары гомумән иң абруйлы милли хәрәкәт Русиядә террорист, экстремист оешма дип игълан ителде. Сезнең оешманы да, аның тирәсенә җыелышкан шәхесләрне дә террорчылар рәтенә куярлар дигән курку бармы?

– Барысын да аңлыйбыз, беләбез, әмма курыкмыйбыз. Безнең арадагы кешеләр барысы да чынбарлыкны белә. Аннары Татар шурасына кергән кешеләрне кемне алма, үз өлкәсендәге мәртәбәле шәхесләр, белемле кешеләр, шуңа күрә аларны маргиналлаштыру авыр булачак. Тамгаларны сугарлар, һичшиксез. Әмма безгә концептуаль рәвештә эшләр өчен җитди платформа кирәк иде. Шигарләр белән генә ерак китеп булмый, безгә татар стратегиясен дә язып, шул юнәлештә эшләргә кирәк. Деколониаль оешмалар белән элемтәгә керәбез, хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм. Соңгы өч елда ничектер татарларның фикере

Татарның үз позициясе бар һәм без аны ишеттерергә тиеш

зәгыйфь ишетелде, ә без – һәрвакыт алдынгы фикер ияләре булдык һәм алга таба да булырга тиешбез. Татарның үз позициясе бар һәм без аны ишеттерергә тиеш. Без күп, галимнәр, сәнгатькәрләр, журналистлар, алар катнашырга тели, әмма мәйдан юк иде. Барысын да туплый алсак, җитди көч булачакбыз. Безне маргинал дип атау ай-һай авыр булачак. Урыс либераллары да маргинал, аларның артында халык юк, без ияртә алабыз дип саныйм. Дәүләтчелек, суверенлык темасы күпләрне берләштерә ала.

– Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаусы төркем бар. Татар шурасы бу оешмадан нәрсә белән аерыла? Нәкъ шундый идеяләр белән эш итүче тагын бер оешма барлыкка килә дигнән фикер туа.

– Без алар белән элемтәдә, безнең арада каршылык та, низаг та, фетнә дә юк. Аннары безнең эшчәнлек кисешми. Хөкүмәт – ул башкарма оешма. Ә Татар шурасы беренче чиратта презентацион институт, бөтен өлкәләрдә булган татарларның җыелмасы. Һәм ул Татарстан проблемы белән генә шөгыльләнми. Сөргендәге хөкүмәт исә бөтен татарларның тәкъдим итү органы була алмый. Шул рәвешле без берничек тә каршылыкка кермибез.

– Ә исемегезгә килгәндә, бу Милли шурага кинаямы? Халык арасында буталчык тудырмасмы?

– Андый сорау куелды. Милли шура бар, аны Татар шурасы белән бутаячаклар дип тә әйтелде. Әмма шура сүзенә Татар конгрессы гына хуҗа түгел. Кем тели, шул куллана, ә ул, безнеңчә, шәп атама. Төрле исемнәр каралды, әмма безнең эшчәнлекне аңлатып салыр өчен "шура" сүзе бик тә туры килә. Акыллы кеше Милли шура белән Татар шураны аера белер. Без махсус аларга киная ясамадык, аларга аяк чалу яки башка астыртын эш кору максаты булмады. Мин үзем вакытында Татар конгрессында эшләдем, андагы кешеләрне беләм. Әмма әлеге сәяси режимда аларның куллары богаулы, алар кирәкле һәм файдалы итеп эшли алмый.

– Руслан, оешмада иң мөһиме кеше ресурсы һәм акча. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Ачыктан-ачык чыгыш ясарга кешеләр бар, кешеләр күп, моңа куанам, алар ихлас, ярдәмнәрен тәкъдим итә. Кемдер ачык эшли алмый, аларны да аңлыйбыз. Кем ни башкара ала, ничек катнаша ала, шулай эшли. Чын республикада кебек, һәр кеше кечкенә өлешен кертә, кемдер хат яза, тәрҗемә итә, монтаж ясый, кемдер акча бирә. Алга таба күз күрер, казна булдырырга телибез, кем булдыра ала, "взнос" түли алачак, бәлки, краудфандинг нигезендә эшләрбез, иманым камил, иганәчеләр дә табылыр. Әмма алар табылганчы без эшли башладык, көтмәдек, вакыт юк. Бәлки, кемгәдер аерым конкрет проектларны финанслау кызык булыр. Татар ул үлчәп эш итә, озак уйлый, күзәтә, аннары гына карар кыла. Кешеләр арасында Аллаһ ризалыгы, милләт өчен эшләүчеләр дә бар.

– Соңгы вакытта ПАСЕда вәкилчелек итү мәсьәләсе бик нык куера. ПАСЕның Русиянең милли азчылыкка урын бирелүен чит илдәге урыс оппозициясе бик каты тәнкыйтьли. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– Без ПАСЕга хат юлладык. Квоталар белән ыгы-зыгы дәвам итә, без, Татар шурасы, үзебезнең фикеребезне белдердек. Русияне ПАСЕдан бәреп чыгаргач, парламент вәкилләре Русия вәкилчегенең урыны буш калгач, аны Русиянең демократик көчләренә, оппозициясенә бирергә тели. Урыс либераллары шыпырт кына анда үзләре генә кереп утырасы килә. Бөтен Русия, андагы хаыклары исеменнән сөйләп, Европа түрәләре белән эш итәргә тели. Әмма бик урынлы тавыш купты. Милли азчылык вәкилләре ризасызлык белдерде һәм нәтиҗәдә ПАСЕ Русиягә дигән урыннарның бер өлешен Русиянең басып алынган халыкларына һәм кече халыклар вәкилләренә бирү турында килеште. Шул исәптән татарларга да. Ходорковский ише кешеләргә бу ошамый, әлбәттә, чын милләт вәкилләренә юл ябарга тырыша, дискуссия бара, урыс либераллары, мәсәлән, Геннадий Гудков ишеләр кече халыкларны, имеш, деколонизатолар дип мыскыллап, алар Русияне таркатырга тели дип лаф ора. Урыс либераллары Русиянең киләчәген алар гына билгеләргә хокуклы дип саный. Юк, әле асаба халыклар да бар, без, татарлар, башкортлар, чеченнар, якутлар да бар әле.

Безнең юллаган хатта ПАСЕ милли азчылыкка биргән мәйданчыкны хуплыйбыз, Русия либераллары барлык халыкларның мәнфәгатьләрен искәпкә алмыйча эшли диелде. Татар оешмасы буларак, дөньяга сибелгән татарлар викилләре буларак, ПАСЕга квоталар гадел бүленер дип ышанычыбызны белдердек. Җавап әле юк. Төрле инстацияләр аша бу теманы күтәреп торырга телибез.

БУ ТЕМАГА: Милли активистлар ПАСЕдан Русияне — империя, ә милли республикаларны — колонияләр дип тануны сорый

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!