Татар шурасы Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен саклап калу турында ачык хат юллаган

Мәскәүдәге татар мәктәбе. Архив фотосы

Бу хаттан башка Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында мөрәҗәгатьләр әлегә күренмәде.

Күптән түгел чит илдә оешкан Татар шурасы Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган. Бу хакта оешманың социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Алар аны ачык хат буларак та бастырган. Мөрәҗәгатьтә Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен ябу яки башка мәктәп белән кушу ихтималы борчылу тудыра диелә. Хатта әйтелгәнчә, Мәскәүдә татарлык белән бәйле белем оешмасының юкка чыгуы Русия Конституциясенә каршы килә.

"Әлеге мәктәп күп еллар дәвамында заманча белем бирү стандартларын һәм этномәдәни компонентны уңышлы берләштергән уникаль белем үзәге булып торды. Ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге белән аерыла.

Татарлар – Русиядә сан буенча икенче урында торган милләт. Мәскәүдә дә татарлар төп халыкларының берсе. Татар халкы башкала тарихына, мәдәниятенә һәм икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Татар халкының милли каһарманы исемен йөрткән һәм милли үзенчәлекне саклауга юнәлтелгән белем учагын бетерү – Русия Конституциясендә күрсәтелгән күпмилләтлелек, мәдәни тигезлек һәм үзара ихтирам принципларына каршы килә", дип языла ачык хатта.

Татар шурасы Мәскәү мэриясеннән 1186 нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне мөстәкыйль белем бирү учреждениесе итеп саклап калырга, этнокультура юнәлешен сакларга таләбен куйган. Моннан тыш алар мәктәп исемендә дә, рәсми документларда да татар шагыйре Муса Җәлил исемен саклауны сораган. Татар шурасы мәктәптә татар теле дәресләре, татар мәдәниятен өйрәнү програмы сакланырга да, артырга да тиеш диелгән.

Татар шурасы Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен саклап калынса, Русия һәм Мәскәү шәһәре хакимиятләре татар һәм гомумруссия мәдәни мирасын саклап калуга юнәлтелгән гадел, акыллы карар кабул итәчәк дип ышаныч белдергән.

  • Этномәдәни татар компонентлы гомуми белем мәктәбе Мәскәүдә 28 ел элек – 1997 елда ачыла. Башта мәктәп буш торган балалар бакчасы бинасында эшли башлый, ә 2008 елда яңа корпуска күчә.
  • 2025 елда 1186нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Мәскәү шәһәренең ике көмеш һәм җиде алтын медаленә лаек булды.
  • Бүгенге көндә Мәскәүнең 1186нчы мәктәбендә 637 бала белем ала, ә бина 550 укучыга исәпләнгән. Мәктәптә һәр параллельдә ике класстан артмый.
  • Халык телендә аны татар мәктәбе дип йөртсәләр дә, анда татар укучылары саны нибары 98. Биредә башка милләт балалары күп: таҗиклар — 179, кыргызлар — 120, үзбәкләр — 72, гомумән, барлыгы 35тән артык милләт балалары укый.
  • Мәктәптә 52 хезмәткәр эшли, шуларның 32се — укытучылар. Алар арасыннан 28е — татарлар.
  • Мәҗбүри уку планында 1–3нче сыйныф укучылары өчен атнасына бер сәгать күләмендә "Татар теле практикумы" курсы укытыла (башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныфында әлеге дәрес юк), ә 5–6нчы сыйныфларда ул атнасына ике сәгать алып барыла. Шулай ук 1нче сыйныфтан алып 6нчы сыйныфка кадәр өстәмә белем бирү кысаларында атнасына бер сәгать "Тел һәм мәдәният" курсы да гамәлгә ашырыла.
  • Биредә татар чаралары, бәйрәмнәре үткәрелә, Каюм Насыйри үзәге эшли.
  • Биш ел элек мәктәп исеменнән "этномәдәни татар компоненты" дигән сүзтезмә алып ташланды. "Бизнес онлайн" чыганаклары белдерүенчә, моның сәбәбе – Мәскәү хакимиятенең белем бирү өлкәсендә бертөрлелек һәм стандартлаштыру сәясәте.
  • Ата-аналар белдерүенчә, татар теле дәресләре инде хәзер үк күпкә киметелгән, әгәр мәктәп кушылса, алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!