"Батыр, нык рухлы кеше". "Баймак эше" фигуранты Айгиз Әбсәламов тарихы

Айгиз Әбсәламов

Summary

  • Башкортстанның Гафури районыннан Айгиз Әбсәламов (30 яшь) “Баймак эше” нигезендә дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.
  • Ул 2024 елның февралендә тоткарланган, “киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу” һәм “хакимият вәкиленә көч куллану” маддәләре нигезендә гаепле дип табылган.
  • Гаепләүгә караганда, Әбсәламов протест вакытында полиция хезмәткәренә бозлы кар кисәге аткан.
  • Мәхкәмә аның ике кечкенә бала атасы булуын, спецназда хезмәт итүен, рәхмәт хатлары булуын исәпкә алган.
  • “Мемориал” аны сәяси тоткын дип таныды.
“Баймак эше” буенча хөкем ителгән Айгиз Әбсәламов — Гафури районыннан ике бала атасы, спортчы, гади эшче. Ул протесттан соң кулга алынып, дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аның тарихын сөйлибез.

Башкортстанның Гафури районыннан Айгиз Әбсәламовны полиция Баймактагы протестлардан соң бер ай үткәч тоткарлый. 2025 елның мартында Самар мәхкәмәсе аны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көчләү куллану" маддәләре нигезендә дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем итә. "Idel.Реалии" Башкортстанның авыл төбәгеннән чыккан эшче, ике кечкенә бала атасы һәм спортчы Айгиз Әбсәламов тарихын сөйли.

"Спорт, энтузиазм һәм ихласлык"

Айгиз Әбсәламов 2024 елның 16 февралендә (кайбер чыганакларда — 15 февраль) Баймактагы протестлардан соң бер ай үткәч тоткарлана. Шул ук көнне Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе аны 17 апрельгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрә. Соңрак тоткарлану мөддәте берничә тапкыр озайтыла.

Айгиз Әбсәламов турында ачык чыганакларда күп мәгълүмат юк. Ул 1993 елның 9 сентябрендә туган, Башкортстанның Гафури районы Акташ авылында яшәгән. Фотолардан күренгәнчә, ул махсус һава-десант гаскәрендә хезмәт иткән.

Җинаять эше материалларыннан билгеле булганча, Әбсәламов урта белемле, "ЭлКом" ширкәтендә станок көйләүче булып эшләгән. "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә ул вакыт-вакыт хәләл ит сату турындагы белдерүләр урнаштырган.

— Айгиз кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнде, күп ярышларда катнашып җиңүләр яулады, — дип язган иде туганнары 2024 елның февралендә. — Ул укыган гимназиядә аны әле дә җылы сүзләр белән искә алалар. Әти-әнисе өчен ул — һәрчак ярдәмгә ашыккан өлкән ул. Атнага бер тапкыр авылга кайтып, йорт эшләрендә булыша иде. Гаиләдә ул — бердәнбер туендыручы, үрнәк ир һәм ике бала атасы (Аяз — 3 яшьтә, Асия — 5 айлык). Туганнары өчен — ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше.

Аның "ВКонтакте" сәхифәсендә — футбол уеннары фотолары күп. Ул "АКТАШ | ГАФУРИ РАЙОНЫ | РБ | Аҡташ" төркеменең администраторларының берсе дә булган.

Баймактагы протест, 2024 елның 17 гыйнвары

Тоткарланганда Айгизгә 30 яшь була. Шуннан бирле ул инде ике тапкыр туган көнен тикшерү изоляторында каршы алды.

— Спорт, энтузиазм һәм изге күңел, — дип сурәтли аны танышлары. — Айгиз һәрчак елмаеп йөри, кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Үз авылы халкы өчен дә күп эшләде. Батыр, нык рухлы, гадел кеше.

— "Сәлам туганнарыма, дусларыма, ватандашларыма, башкорт халкына! Миңа һәм гаиләмә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт. Бераз дулкынланам. Исән булыгыз", — дип язган Әбсәламов 2024 елның апрелендә СИЗОдан.

"Бозлы кар кисәге калканга тиеп, полициягә авырту китергән"

Әбсәламовка каршы гаепләүнең нечкәлекләре бары тик хөкем карары игълан ителгәннән соң гына билгеле булды. Туганнары һәм адвокатлары тикшерү барышында аңлатмалар бирмәде.

2024 елның көзендә Тикшерү комитеты Әбсәламов, Айсур Тулыбаев, Раил Галин, Вадим Каһарманов һәм Айгиз Уразаев эшләрен аерым эш итеп бүлеп чыгара. Бу бишәүнең эше Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенә тапшырыла. Эшне хөкемдар Мария Поддубная алып бара.

Мәхкәмә 2024 елның ноябрендә башлана, якынча ун утырыш үтә. Туганнар әйтүенчә, кайбер утырышлар тоткыннарны китермәү яки видеоконференция оештыра алмау сәбәпле кичектерелә.

2025 елның 3 мартында Самар мәхкәмәсе Айгиз Әбсәламовны Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче өлеше ("киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") һәм 318нче маддә, 1нче өлеше ("хакимият вәкиленә карата тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаган көч куллану") нигезендә гаепле дип таный.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, Әбсәламов "җирдән бозлы кар кисәге алып, аны максатчан рәвештә, көч белән полиция хезмәткәренә ыргыткан; ул кисәк полиция хезмәткәре тоткан калканына тигән һәм физик авырту китергән".

Зыян күрүченең исеме яшерелгән, әмма аның Сибай шәһәре участок полициясе вәкиле, полиция лейтенанты булуы күрсәтелгән.

Мәхкәмәдә ул "имгәнүләр булмады, авырту тоймадым, исемен хәтерләмим" дип күрсәтмә биргән. Әмма тикшерү вакытында ул "калкан белән капланып өлгердем, әмма сул кулымда авырту тойдым" дигән булган. Мәхкәмә шушы әйткәннәрне нигез итеп ала.

Баймактагы протестларда полиция вәкилләре, 2024 елнң 17 феврале

Айгиз Әбсәламов үзе "Баймакта табигатьне яклау чарасы булачагын интернеттан белдем, 17 гыйнварда бардым, халык арасында булдым һәм полиция хезмәткәренә кар кисәге аттым" дип сөйләгән. Ул гаебен таныган һәм үкенүен белдергән.

Мәхкәмә йомшартучы хәлләр итеп гаебен тану, үкенү, гаилә хәлен (ике кечкенә балалы хатыны декрет ялында), өлкән туганнарына ярдәм итүен, зыянны өлешчә каплавын (эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсенә 2000 сум түләгән, шулай ук рухи зыян өчен 5000 сум түләгән) исәпкә ала. Шулай ук — су басу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуы өчен хәрби бүлектән рәхмәт хаты булуы да искә алына.

Нәтиҗәдә, Әбсәламовка дүрт ел ярым колония хөкеме чыга.

Апелляция һәм хокук яклаучылар фикере

2025 елның июнендә Самар өлкә мәхкәмәсе прокуратураның апелляциясен кире кага һәм хөкем карарын үзгәрешсез калдыра.

Хокук яклаучыларның "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты хәбәр итүенчә, Айгиз Әбсәламов соңгы вакытта Сызрань шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторында тотылган. Аны колониягә күчерү-күчермәү турында мәгълүмат юк.

2025 елның 14 августында "Мемориал" проекты "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 46 кешене, шул исәптән Айгиз Әбсәломовны, сәяси тоткын дип таныды.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!