Татарстан тоткыннарының 10% сугышка китү өчен контракт төзегән

Иллюстратив фото

"Медиазона" һәм Би-Би-Синың урыс хезмәте хисапларына караганда, 8 октябрьгә Украинага каршы сугышта Татарстаннан ким дигәндә 589 тоткын һәлак булган.

Татарстан тоткыннарының якынча 10 проценты Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинага каршы сугышка киткән. Бу хакта Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН)Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Аллаһвердиев хәбәр итте, дип яза РБК Татарстан.

Аның сүзләренчә, ФСИН "хөкем ителүчеләрне хәрби хезмәткә җәлеп итү эшен актив алып бара". Аллаһвердиев белдергәнчә, контракт төзүдән баш тартуның төп сәбәпләре — җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр һәм террорчылык белән бәйле маддәләр.

Идарә башлыгы урынбасары искәрткәнчә, Татарстан төрмәләрендә якынча 5,7 мең кеше тотыла: шуларның 2,1 меңе — гаепләнүчеләр һәм шикләнелүчеләр, 3,6 меңе — хөкем ителгәннәр.

2024 елда мәхкәмә эзәрлекләвендәге кешеләргә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби хезмәткә китү мөмкинлеге бирелде. Контракт төзелгән очракта, мәхкәмә эшләре вакытлыча туктатыла, ә кайбер очракларда җинаять җаваплылыгыннан бөтенләй азат ителү дә мөмкин.

"Медиазона" һәм Би-Би-Си мәгълүматларына караганда, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 589 тоткын һәлак булган. Бу күрсәткеч белән республика Русиядә дүртенче урында тора.

Быел җәен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикадан сугышта катнашкан яки анда хезмәт иткән кешеләр саны якынча 45 меңгә җиткән. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде.

Татарстан Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны беләнәле дә Русиядә иң югары күрсәткечкә ия төбәкләрнең берсе булып кала. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган саннарга караганда, 2022 елның 24 февраленнән алып республикадан кимендә 6 2303 кеше һәлак булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстанны бары тик күрше Башкортстан гына уза.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!