"Ни өчен Татарстан нефте татар халкының киләчәге өчен кулланылмый?" Хәтер көнендә онлайн конференция узды

Әлмәт районында нефть суырту корылмалары

Бу —  чит илдә яшәүче татар мөһаҗирләре тарафыннан оештырылган Татар шурасының беренче чарасы булды. Биредә галимнәр, җәмәгать эшлекләре чыгыш ясады. Азатлык һәркемне игътибар белән тыңлады һәм мөһим фикерләрне сезгә тәкъдим итә.

1989 елда беренче тапкыр узган Хәтер көне һәм һәр елны Казан үзәгендә меңләгән кешеләрне туплаган митинглар, урам йөрешләре тарихта калды. 2000нче елларда Путинның хакимият вертикале татар фаҗигасен оныттыру, аны искә алуны кысрыклап чыгарыр өчен тырышты. Хакимият үзе уйлап тапкан кануннарга сылтанып, татарларны үзәктән куды, Казан Кирмәненә йөрешләрне тыйды, аннары медиа аркылы кайбер шәхесләр авызыннан Хәтер көне мәйданда сәяси шигарләр белән түгел, ә тыныч кына мәчетләрдә дога кылып уздыру кирәк дигән фикерне кешеләргә сеңдерергә тырышты. Ел саен әле ул вакытта эшләгән Татар иҗтимагый үзәге дә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә Казан мэриясеннән Хәтер көнен уздыру өчен тарткалашты.

Татарстанда Хәтер көнендә тынлык

Хакимият Хәтер көне кеше күзенә күренмәслек булсын өчен башта татарларны "Казан" милли-мәдәни үзәккә этереп кертте, аннары Камал каршысында җыелыгыз диде, ә соңгы елларда гомумән җыелу урыны Тинчурин паркы гына калды. Каршылык белән оештырылган булса да, салкын, яңгырлы көннәр булса да кешеләр меңләгән булмасын, әмма берничә йөз булып тупланды. Хәтер көненә килүче шагыйрь, язучылар, руханилар үҗәтләрчә килде, араларында яшьләр дә булды. Әмма хакимият ахыр чиктә Татар иҗтимагый үзәген мәхкәмә аша 2021 елда экстремистик дип игълан итте. Шуннан бирле Казанда зурлап Хәтер көне билгеләү бетте. Ара-тирә Казанда бу көнне активистлар Кирмәндә, Сөембикә манарасы янында җыелып дога кылу өчен җыелырга тырышта, әмма алар полиция тарфыннан тоткарланды. Бүген инде Хәтер көне дип Казанда да, Чаллы да бернинди дә чаралар юк, байраклар тарату да, шигар тотып чыгу да бетте. Курккыныч. Бу җинаятькә тиңләнә. Шулай да берничә дистә кеше Сөембикә манарасы янында дога кылган, Казанның Татар зиратына барган. Анда 1998 елда татар милли хәрәкәте тарафыннан Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнде. Шул кабер янында намаз укыганнар, шәһит китүчеләрне дога кылган. Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында дога кылганнар. Татарстан байраганыннан башка шигарләр булмаган, чыгышлар ясалмаган.

Яңа оешкан татар шурасы тынлыкны бозды

Татар шурасы - төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Бу оешма Хәтер көне янындагы тынлыкны бозды, алар ике сәгать дәвам иткән онлайн конференция оештырды. Ул "Казан ханлыгы һәм бүгенге Татарстан/ Хәтер көне: Казан 1552-2025" дип аталды. Модераторлык эшен сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин алып барды. Ул 1552 елдагы татарларның фаҗигасе Мәскәү өчен баскынлык сугышларны ачты һәм Русия империясен барлыкка китерде дип сөйләде.

— 1552 елда, яулап алучы Явыз Иван гаскәрләре Казанга

Сәясәт белгече Руслан Айсин

бәреп керде. Берникадәр вакыттан соң Казан ханлыгы җимерелде, аннан соң Әстерхан, Себер, Касыйм, Кырым ханлыклары яулап алынды. Казан ханлыгының басып алу Мәскәү кенәзлегенә империя төзүгә һәм көнчыгышта да, көнбатышта да, көньякта да яулап алу сугышларына юл ачты, — диде ул. — Без үткәнгә борылып карарга тиеш — нәрсә булганын аңлау кирәк, бу фаҗигаләр янә кабатланмасын өчен нишләргә? Бүген без бу җүләр, канечкеч империя белән килешү мөмкин түгеллеген күрәбез. Моның белән килешү — җинаять. Әгәр без тагын, 470 ел элек кебек, битараф һәм таркау булсак — кызганычка каршы, безне тагын да куркынычрак язмыш көтәчәк. Әмма Казан ханлыгы егылса да, без әле исән.

Без, һичшиксез, кире кайтачакбыз, дәүләтчелегебезне торгызачакбыз, ирегебезне кире алачакбыз.

Кемдер читтә, әмма, без, һичшиксез кире кайтачакбыз, дәүләтчелегебезне торгызачакбыз, ирегебезне кире алачакбыз.

Онлайн конференциядә Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университет профессоры Юлай Шамилоглы, химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов, җәмәгать эшлеклесе, журналист Ринат Мөхәммәтов, тарих фәннәре кандидаты Гела Васадзе, Австралиядән галим Марат Галләм, Канададан галим Дамир Абдулов, Төркиядән табиб Рәис Мөхетдин һәм башкалар чыгыш ясады. Һәр спикер аерым темага чыгыш ясады. Мәсәлән, тарихчы Юлай Шамиоглы Алтын Урда һәм аның дәвамчысы Казан ханлыгы тарихындагы мөһим вакыйгалар турында сөйләсә, аерым спикерлар Татарстанда тел мәсьәләсен күтәрде, мәгариф һәм фән ничек үсәргә тиешле һәм бүгенге сәяси шартларда татарлар ничек оешырга тиешлеге хакында фикерләре белән уртаклашты.

БУ ТЕМАГА: "Урыслаштыруны көчәйтергә теләсәң, дәүләтчелек тарихын оныттырырга кирәк". Хәтер көнен ни өчен тыялар?

"Милли плюрализм, милли-демократик проект кирәк"

Журналист Ринат Мөхәммәтов татар теле ничә ел яшәячәк, ни өчен Татарстан нефтен сатудан кергән акча татар халкының киләчәктә исән калсын өчен ярдәм иткән проектларга тотылмый дигән сораулар куйды.

— Рәсми дәрәҗәдә дә, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан

Журналист Ринат Мөхәммәтов

да татар теленә якынча 50 ел гомер калып бара дигән фикер яңгырый. Әгәр телгә — милләтнең нигезенә, аның яшәү терәгенә — нибары 50 ел калса, димәк, тагын берничә дистә елдан соң татарлар да, Карелия, Коми, Удмуртия кебек республикалар халкы дәрәҗәсенә төшү куркынычы бар. Нигә бу хәлгә калдык? Татар милли хәрәкәте 1980нче еллар ахырында һәм 1990нчы елларда бөтен ил күләмендә иң көчле хәрәкәтчеләренең берсе булды. Татарстан гына түгел, башка милли республикалар да үзләренең суверенитеты һәм үсеш мөмкинлеге өчен нәкъ менә ул елларда мәйданга чыккан меңләгән татар активистларына бурычлы.

Ә ни өчен инде 1990нчы еллар уртасына таба милли хәрәкәт кинәт сүрелде? 1990нчы еллар уртасында милли хәрәкәт үз эшен тәмамланган дип санап, "суверенитетка ирешелде, Мәскәү белән килешүләр төзелде, республика төзелде, калганын хакимият хәл итәр" дип, эшне кулдан ычкындырды. Нәкъ шул вакытта элекке Советлар партократлары, номенклатура вәкилләре, кинәт кенә баеган олигархлар һәм криминал даирә вәкилләре берләшеп, "яңа Татарстан элитасы" барлыкка килде.

Бу "яңа татарлар" 2010нчы елларга таба безнең суверенитетны, милли перспективабызны үз милекләренә алыштырды. Шул рәвешле татар милли проекты тәмамланды. Хәзер исә бары тик "оптимизация" бара, рәсми форма гына сакланып кала. Республика Татарстан исеме сакланса да, эчтәлеге ягыннан бу бары тик Россия империясенең Казан губернасы кебек.

Яңа татар милли проект кирәк, һәм ул Сабантуй, өчпочмак, гармун моңнары, түбәтәй генә түгел. Ул беренче чиратта җитди сәяси проект булырга тиеш. Ул бүгенге көннең икътисади, социаль, сәяси һәм экологик сорауларына җавап бирә ала торган гамәли платформа булырга тиеш.

Без сорау куярга тиеш: нигә татар нефте татар халкының киләчәгенә түгел, кемгәдер яки чит-ят максатларга хезмәт итә?

Без сорау куярга тиеш: нигә татар нефте татар халкының киләчәгенә түгел, кемгәдер яки чит-ят максатларга хезмәт итә? Нигә Татарстанда Норвегия кебек милли байлык фонды юк? Нигә татар милли идеясе экология мәсьәләләреннән читтә калырга тиеш? Милләт өчен табигый мохитне саклау — тел кебек үк мөһим. Яки милли фонд яшь татар гаиләләрен, креатив стартапларны, кечкенә милли бизнесны да хуплый ала. Мондый гамәли эшләр милли хәрәкәт өчен тел, мәдәният, мәгариф кебек үк мөһим булырга тиеш

XXI гасыр татарлары кемнәр? Бу да мөһим сорау. Без Кытайга юнәлгән төньяк-евразия проектындагы халыкмы (шуның белән беррәттән, уйгыр туганнарыбыз язмышын да онытмыйча), әллә без үзебезне төрки һәм мөселман дөньясының өлеше дип карыйбызмы, яисә без — Кырым татарлары кебек, мөселман, әмма Европа мәдәниятенә караган милләтме? Безгә ачык милли фикер алышу, милли плюрализм, милли-демократик проект кирәк. Әгәр бүген үз урыныбызны аңламасак, сорауларга заманча фикерләп җавап бирә алмасак — без, үзебез дә сизмичә, юкка чыгарбыз, — диде ул.

БУ ТЕМАГА: Татар үсеш стратегиясенә кермәгән 8 фикер

"Фольклордан үсеп чыгарга вакыт"

Австралиядән галим Марат Галләм Татарстаннан читтә яшәүче татар диспорлары хәле, аларның сувенир, Сабантуй халкы куркынычы бар дип, татарлар читтә үзләрен таныта алмый дип сөйләде һәм берничә уңышлы проектны атап үтте.

Австралиядән татар галиме Марат Галләмов

— Бүгенге көндә читтәге татар диаспорасы берничә мөһим сынау алдында торып кала. Беренчедән, татарларны әле дә еш кына "фольклор, сувенир халкы" итеп кенә кабул итәләр. Безне Сабантуй һәм аш-су белән генә бәйлиләр. Икенчедән, көнбатыш илләрендә татарларны еш кына урыслар белән бутыйлар, бу исә милләтнең танытырга авырлаштыра. Моннан тыш, мәдәни проектлар өчен ресурслар җитми, хәтта латин графикасындагы татар әлифбасын булдырмау проблемы һаман да хәл ителмәде.

Татар халкы үзенең глобаль үзаңын формалаштырырга тиеш. Фольклордан үсеп чыгарга вакыт,"сабантуй милләте"ннән — җитдилек, ирек һәм ихтыяр милләтенә әверелергә кирәк. Татарлар өчен дөнья буйлап үзара элемтәләрне ныгыту, таныла башлау һәм дөнья буйоап татар шурасы кебек структураларны үстерү мөһим.

Максатыбыз ачык: телне, мәдәниятне һәм үз-үзеңә ихтирамны саклый белгән зирәк, бердәм һәм актив милләт булу, — диде ул.

БУ ТЕМАГА: "Татар шакмагы": "Заманча, белемле татар образын булдырырга кирәк"

"Үз-үзебезгә ябылмыйк, Көнчыгыш һәм Европа арасында күпер булыйк"

Галим, химик Булат Сәйфетдинов киләчәктә Татарстанда фән һәм мәгариф мәсьәләләре ничек хәл ителә алуы турында сөйләде. Белем алу, фәнни ачышлар татар телендә үсүе бетеп бара, барысы да Мәскәү контролендә, диде ул.

Химик Булат Сәйфетдинов

— Бүгенге көндә татарларның милли мәгарифе Мәскәү тырышлыгы белән юк ителә бара. Бөтен фән өлкәсендәге грантлар, програмнар Мәскәү тарафыннан координацияләнә. Татарстан бүгенге көндә фәнни тикшеренүләр максатларын һәм юнәлешләрен билгеләүдә үзаллы берни хәл итми, бу безнең фән, мәгариф, медицина һәм сәламәтлек саклау буенча стратегик максатларны санга сукмау дигән сүз.

Без фән һәм мәгарифне ничек кору турында уйларга тиеш, алар медицина һәм башка мөһим өлкәләр белән тыгыз бәйләнгән булуы мөһим. Киләчәктәге мәгариф системасын күпкырлы итеп күрәмен: Татарстанның мәгариф системы белән беррәттән, һәр кеше мәктәп яки лицей тәмамлаганнан соң, кайсы юл белән югары белем алырга икәнен сайлау хокукына ия булырга тиеш. Туган татар телендә, инглиз, төрек, гарәп яки урыс телендәме — сайлау мөмкинлеге булсын. Башлангыч сыйныфтан башлап, һәркем татар телендә төп белем алу хокукына ия булырга тиеш.

Фән өлкәсендә көчле татар һуманитар фәннәре институты булуы кирәк— сүз тарих, филология, фәлсәфә фәннәре турында бара.

Фән өлкәсендә көчле татар һуманитар фәннәре институты булуы кирәк— сүз тарих, филология, фәлсәфә фәннәре турында бара. Татарстан бюджеты химия, нефть-химия, биология, медицина һәм башка юнәлешләрне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Без үз-үзебезгә ябылмаска, Көнчыгыш һәм Европа арасында күпер булырга тиешбез. Республика башка илләрнең чимал тәэмин итүче урынга әверелмәскә тиеш.

Экологиягә аерым игътибар бирелергә тиеш: Советлар Берлеге һәм Русия дәверендә Татарстан күп химик һәм радиацион калдыклар белән зарарланды. Медицина, химия һәм нефть-химия үсеше дә мөһим. Дөрес итеп оештырылган фәнни-мәгариф системы һәм сәяси ирек белән Татарстан барлык кешеләр өчен үзәккә әверелергә, төбәктәге актуаль проблемаларны чишә торган бәйсез, көчле һәм заманча киләчәк төзергә мөмкин, — диде ул.

Татар шурасы оештырган онлайн конференциядә күп очракта татарларны дискуссиягә чакыру булды, яңа туган шартларда яңача эшләү кирәклеге турында фикерләр әйтелде.

Азатлык Радиосы яңа оешкан Татар шурасы турында аерым мәкалә әзерләячәк.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!