Яңа уку елыннан Русиядә милли телләрне укытуга яңадан басым ясалды. 1 сентябрьдән мәктәпләр "туган тел" дәресе булган уку планын сайлаган очракта да, 1 сыйныфта аны бары тик бер сәгать кенә укытып була.
Бу үзгәрешләр Русия президенты Владимир Путинның тел сәясәте өлкәсендә Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына биргән күрсәтмәләргә бәйле. Аларга таянып, Русия мәгариф министрлыгы яңа стандартларда "Русия халкының теле" дәресләрен 1 сәгатькә кенә калган. Элек туган телләрне програм нигезендә 2-3 сәгать уку мөмкинлеге карала иде.
Әлегә бу үзгәреш 1нче сыйныфка кына кагыла. Әмма бу өлкәдә эшләүче белгечләр фикеренчә, якын елларда бу кыскарту башка сыйныфларга да таралачак.
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә татар теле ничек укытыла? Мәктәпләр һәм милли мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр бу үзгәрешләрне ничек кабул итә һәм алга таба нәрсә көтә? Мәктәпләрдә татар мәгарифен саулау өчен әлегә ниндидер юллар калдымы?
Азатлык Радиосы бу хакта милли мәгариф системы белән яхшы таныш булган, үзе дә Казанда мәгариф системында эшләүче белгеч белән сөйләште. Иминлек максатыннан без аның исемен атамыйбыз.
Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә — иминлек максатыннан аны атамый.
Белгеч сүзләренчә, бүгенге көндә күп кенә Татарстан мәктәбендә 1 сыйныфта туган тел (татар теле) дәресе 1 сәгать кенә укытыла. Бу телне үзләштерү өчен бик аз, ди ул.
Кайбер мәктәпләрдә туган тел дәресен 2 сәгатькә калдыра алдылар, моны мәктәп компоненты яки кайбер башка дәресләрне кыскарту хисабына башкарып була, ләкин бу эш җиңел түгел, ди әңгәмәдәш. Барысы да мәктәп мөдиреннән тора, әмма, гадәттә, мөдирләр өчен татар телен укыту мәсьәләсе – беренчел түгел.
Башка сыйныфларда татар теле күпме сәгать укытыла?
2-4 сыйныфларда туган тел дәресе саны әлегә узган елдагыча кала. Уртача алганда, бу – 2 сәгать. Кайбер мәктәпләр бик тырышып 3 сәгать тә куя ала, әмма моның өчен янә мөдир тырышлыгы кирәк, дип аңлата безгә мәгариф белгече.
Урта сыйныфларда да туган тел дәресләре саны уртача 2 сәгать тәшкил итә. Шул ук вакытта, Казанда туган телне 1 сәгать кенә укыган мәктәпләр дә бар. Татар мәктәпләре, гимназияләре 3 сәгатьләп тә укыта ала. Мәктәп компонентын тулысынча татар теленә бирү очрагында хәтта 5 сәгать тә ясап була, тик бу күренеш бик сирәк очрый. Әмма татар гимназияләре, мәктәпләре моны канун нигезендә башкара ала.
Белгеч киләчәктә туган тел дәресләре башка сыйныфларда да кими барачак дип фаразлый.
— Тренд билгеле бит. Ел саен яңа нәрсә уйлап табалар. Хәзер беренче сыйныфта 1 сәгатькә генә калдырдылар, алга таба бу барлык сыйныфларны көтә, дип уйлыйм. Сәбәпләре дә аңлашыла. Сәясәттән тыш, туган тел буларак урыс телен укытуга бәйле сораулар күп. Туган тел буларак урыс телен сайлаган ата-аналар бик нык зарлана, балаларга гадәти урыс теленнән тыш нигә "туган тел дәресе буларак урыс теле" кирәк диләр, — ди ул.
БУ ТЕМАГА: Туган тел сәламәтлеккә зыянлы. Мәскәү ана телләрен киметүнең сәбәбен таптыТатар телен "дәрестән тыш" укытып буламы?
Русия мәгариф министрлыгы 1 сыйныфта туган тел дәресләренең кыскартылуын санитар кагыйдәләр белән аңлатты: янәсе, Роспотребнадзор күрсәтмәләренә ярашлы, беренче сыйныф укучыларына атнасына 20 сәгатьтән артмаган дәрес йөкләмәсе рөхсәт ителә. 21 сәгатьлек планны бер генә очракта калдырып була – әгәр өстәмә дәрес физкультура булса.
Министрлык югалган ана теле сәгатен мәктәпләргә дәрестән тыш шөгыль форматында калдыруны тәкъдим итте. Янәсе, бу тел мохите тудырырга ярдәм итәчәк.
Азатлык Радиосы сөйләшкән белгеч фикеренчә, бу "киңәш" практик яктан нәтиҗәсез. Беренчедән, дәрестән тыш эшчәнлек (аны мәгариф системында еш кына "внеурочка" дип атыйлар – ред.) кысаларында күпчелек мәктәп болай да инглиз телен керткән. Туган тел өчен генә ата-аналар аннан җиңел генә баш тартмаслар. Икенчедән, "внеурочка" – мәҗбүри дәрес түгел, ул факультатив кына дип санала. Аннан билге куймыйлар, аңа җитди карамыйлар.
Инглиз телен дәрестән тыш форматта үткәргәндә, ата-аналарның мотивациясе шактый зур, алар балаларын бу дәрескә калдырырга тырышалар. Туган тел очрагында мондый зур мотивация булмас, дип борчыла әңгәмәдәш.
— Киләчәктә башка сыйныфларда (2нче сыйныфтан югары сыйныфларга кадәр – Азатлык) да татар телен кыскартып, шул "внеурочка"га күчерегез диелсә – бу татар телен мәктәптә укытуны тулысынча бетерүгә тиң була, — дип саный белгеч.
БУ ТЕМАГА: Татарстан депутатлары уянды. Аларны ишетерләрме?Мәктәпләрдә әлегә бераз мөмкинлекләр бар, әмма алар кими бара
Туган телне укыту, милли белем-тәрбия бирүдә күп нәрсә конкрет мәктәп мөдирләренә терәлә. Бу проблемны төптән аңлаучы милли җанлы мөдирләр шул ук мәктәп компоненты, "внеурочка" хисабына туган телгә сәгатьләр өсти ала. Алар моны әлегә тулысынча кануни рәвештә башкара ала, стандартлар моңа ирек бирә.
— Моннан тыш мәктәпләрнең низамнамәсенә да карау кирәк, еш кына анда татарча тәрбия бирү, татарча укыту дигән сүзләр бар. Димәк, татар телен башка форматларда да кертеп, өстәп була, һәм моңа кайбер ата-аналар да каршы төшә алмый, чөнки бу уставта, нормативларда беркетелгән, — ди Азатлык әңгәмәдәше.
Ягъни, әлегә мәктәпләрдә татар телен ничек тә булса саклау өчен мөмкинлекләр бар, канун әлегә моны тулысынча тыймый. Әмма бу мөмкинлекләр елдан ел тарая бара, дип әйтә белгеч. Аерым алганда, ул алдагы елларда туган тел дәресе барлык сыйныфларда да 1 сәгатькә калачак, дип борчыла.
Әмма мөмкинлекләр булса да, мәктәп мөдирләре дә төрле була.
Туган тел дәресләре саны аз булса, татар теле тиешенчә укытылмаса – беркем дә әрләми дә, моның өчен җавап та тотасы юк.
— Шуны танырга кирәк: мәктәп мөдирләренең болай да эш-мәшәкатьләре күп, нагрузка зур. Татар теле язмышы, туган телне укыту мәсьәләләре күпчелеге өчен беренче урында тормый. Туган тел дәресләре саны аз булса, татар теле тиешенчә укытылмаса – беркем дә әрләми дә, моның өчен җавап та тотасы юк. Шуңа өмет бары тик милли җанлы мәктәп мөдирләренә генә кала, — ди әңгәмәдәшебез.
Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә мәктәпләр белән системлы эшләү дә җитеп тормый. Һәр мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча башлык урынбасары бар. Алар активрак эшләсә, мәктәпләргә туган тел дәресләрен ничек арттырырга, ничек татар компонентын арттырырга – болар турында яхшырак аңлатсалар, яшь буынга татар телен тапшыру эше бераз булса да җиңеләйер иде, дип саный ул.
Мәктәп укучыларының татарчасы нинди дәрәҗәдә?
Мәгариф белгеченең үз күзәтүләренә караганда, Казанда мәктәптә укучы балаларның татар телен белү дәрәҗәсе соңгы елларда нык кимеде. Татар балалары да татарча иркен сөйләшә алмый, зур өлеше бөтенләй сөйләшми, ди ул.
Бу мәсьәләдә статистика булмаса да, аның үз күзәтүләренә караганда, Казанда хәтта 60-70% татарча бөтенләй диярлек белми.
Икенче яктан, ата-аналардан татар телен сайлауга, баланың туган тел буларак татарча укуына игътибар арта бара.
— Кызыклы хәл килеп чыга. Димәк, хәзерге ата-аналарның зур өлеше балаларның татарча сөйләшүен тели, шулай да үзләре өйләрендә татарча сөйләшми, милли тәрбия бирми. Яки алар татарча ничек сөйләштерергә, нишләргә белмиләр. Бу да зур проблем. Гаиләдә татар мохитен саклау да бетеп килә дигән сүз, — ди Азатлык әңгәмәдәше.
Казанда мәктәп балалары белән эшләүчеләрнең күпчелеге шуны әйтә – тел белү вазгыяте нык начар хәлдә, кризис хәлендә.
Татар мәктәпләре дә кәгазьдә күп, әмма аларның күпчелеге очрагында эчтәлек белән кәгазьдә язылганы туры килми. Өскә хисаплар төзиләр, формаль яктан татар телендә укыту да бар, дәрестән тыш чаралар да күп, әмма чынбарлыкта ул юк, дип аңлатты безгә мәгариф өлкәсендә эшләүче кеше.
- Соңгы елда Русиядә милли телләргә басым янә көчәйде. Июльдә Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота. Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный".
- 2024 елның 5 ноябрендә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды. Анда урыс телен яклау дәүләт сәясәтенең нигезләре әзерләнәчәк диелде. Утырышта "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип тә белдерелде.
- 30 декабрьдә Путин Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына тел сәясәте өлкәсендә күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
- Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоровсүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!