Татарстан гарәп илләренә сатылачак фильмнар җыелмасын әзерли

"Ядәч! Истә!" фильмы трейлерыннан күренеш

Русия күләмендә Татарстанда төшерелгән фильмнарны прокатка алу теләге сирәк була, ди "Татаркино" башлыгы.

"Татаркино" гарәп дөньясы илләрендә күрсәтелергә мөмкин фильмнар каталогын әзерли. Бу хакта журналистларга "Татаркино" мөдире Миләүшә Айтуганова сөйләде.

— Бездән фильмнар җыелмасын әзерләргә сорадылар. Гарәп илләрендә Татарстан фильмнарына кызыксыну бар, чөнки безнең менталитет уртак. Ислам ярдәмендә безнең әхлакый кыйммәтләр дә охшаш. Бу – бик зур базар, – диде ул.

"Татаркино" җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан әлеге базарга чыга башлый. Мисал өчен, Татарстан-Казакъстан бергә төшергән "Тарлан" драмасын Төркия сатып алган. 2024 елда Гыйракта узган Татарстан киносы фестивалендә "Ибн Фадлан", "Хәлимә", "Гашыйклар тавы" һәм башка фильмнар күрсәтелгән.

Ул Русия ширкәтләренең республика фильмнарын ил буйлап күрсәтергә теләмәүләренә дә зарланды.

— Моңа кадәр без "консерв банкасы" эчендә кебек идек: Татарстанда төшерелгән фильмнарны урыс теленә тәрҗемә итеп, республикада гына күрсәтәләр иде. Русиянең дистрибьютор һәм продюсер ширкәтләре милли юнәлештәге фильмнарны алырга теләми, чөнки аларга Русия Кино фонды финансланган, зур әйләнеше булган фильмнар белән эшләү отышлырак. Алар фильм бәясенә карый: әгәр ул арзанрак, 20–30 миллион сум чамасы булса, компанияләр аны алмый, чөнки рекламга зур акча салу кирәк була. Ә менә гарәп һәм төрки дөнья илләре безнең фильмнарны бик теләп ала, – дип аңлатты Айтуганова.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, кайбер Татарстан фильмнарын Русия онлайн-кинотеатрларында да табып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!