Татарстан язучылар берлеге Русия язучылар берлеге белән берләште. Бу карар 3 октябрьдә Татарстан оешмасының чираттан тыш җыенында Тинчурин театры бинасында кабул ителде. Анда Русия язучылар берлегенең элекке рәисе, хәзерге вакытта җаваплы сәркатип Николай Иванов та катнашты. Татарстан җитәкчелегеннән республика парламентының вице-спикеры Марат Әхмәтов һәм мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин бар иде дип яза Татарстан басмалары.
— Вакыт барлык оешмаларны берләштерүне таләп итә, бергә эшләүне дәвам итү өчен, — дигән Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла съездны ачып.
Залда булган 179 делегаттан бары тик 3 кеше генә оешмаларның берләшүенә каршы тавыш биргән, берсе тоткарланып калган.
Съездда тагын бер мәсьәлә каралган — Татарстанда моңа кадәр эшләгән Русия язучылар берлеге филиалы - Татьяна Сушенцова җитәкләгән оешманы яңартылган Татарстан бүлекчәсенә кертү. Бу тәкъдимгә дә 3 кенә кеше каршы тавыш биргән.
Хәзер оешма "Татарстан Республикасының Язучылар берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы дип аталачак. Яңа низамнәмә өлегесе нигез буларак кабул ителгән. Идарәгә яңа кешеләр кертелгән: Татьяна Сушенцева, ул элек җитәкләгән оешма әгъзасы Светлана Миңгазова, "Казан утлары"ның яңа баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев һәм Ильяс Фәрхуллин.
Корылтай ахырында 12 яңа әгъзаны берлеккә кабул итеп, аларга таныклыклар тапшырылган.
Татарстан Язучылар берлеге Русия берлегенә кушылмаган бердәнбер оешма иде.
Быел Русия Язучылар берлегенә Башкортстан Язучылар берлеге дә керде. 3 июльдә узган җыенда республика берлегенең низамнамәсенә үзгәрешләр кабул ителде.
2020 елда ул вакытта Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Русия берлегенә Татарстан язучылар берлеген алырга кирәклеген белдерде. Моны ул "җирләрне җыю" дип атады. Бу вакытта Татарстан берлегенең элекке рәисе Данил Салихов Мәскәүгә дә барды.
30 ел мөстәкыйль оешма булып яшәгән Татарстан язучылар берлегенең Русия язучылар берлегенә керү ихтималы татар җәмәгатьчелегендә шау-шу уятты. Татарстан берлеге әгъзалары Русия оешмасы белән кушылуга каршы чыкты, Салиховның кушылу турында сөйләшүләр алып барырга вәкаләте булмавын белдерде.
Казанда Данил Салиховның вазифасыннан китүен таләп иткән пикет та узды.
2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ул Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!