Башкортстанның Урал аръягында туып-үскән Илүзә Мөхәммәтҗанова тормышын соңгы елларда ике вакыйга тамырдан үзгәртә: Куштау һәм Баймактагы халык протестлары. 2024 елда ул берничә ай дәвамында Баймактагы каршылыклар феноменын мөстәкыйль өйрәнеп, әлеге темага чит ил журналларында берничә фәнни мәкалә бастыра. Шул ук елны Русиядән китеп, хәзер ул Прагада, Карл университетында белем ала һәм үз туган ягыннан чыгып барган иҗтимагый-сәяси процессларны тикшерүен дәвам итә.
"Окно" проекты Илүзә Мөхәммәтҗанова тарихын сөйли.
Илүзә Мөхәммәтҗановага 25 яшь. Ул Башкортстанның Баймак районы Куәт авылында туа. Башлангыч сыйныфларны туган авылында, аннан соң күрше Абдулкәрим авылында укый, ә соңгы өч елын Уфада Рәми Гарипов исемендәге республика гимназия-интернатында белем ала. Соңыннан Уфаның Авиация-техника университетына (хәзерге Фән һәм технологияләр университеты) укырга кереп, "Электр системнары һәм челтәрләре" белгечлеген үзләштерә.
Студент елларында җәмәгать эшчәнлегенә дә кушыла: башта "Башкортстан яшьләре якташлыгы берелеге"ндә, соңрак "Дөнья башкорт корылтае"нда эшли. 2019 елда "Алтай. Үсеш территориясе!" яшьләр форумында "Асылташ" медиамәктәбен тәкъдим итеп, аны гамәлгә ашыру өчен 200 мең сумлык грант ота.
Хәзер ул Прагада, Карл университетында, Борис Немцов исемендәге Русияне өйрәнү програмында укый.
Илүзәнең төп кыйммәтләре — белем, укымышлылык һәм мәдәниятне үстерү.
КУШТАУ БАРЫН ДА ҮЗГӘРТТЕ
2020 елга кадәр Илүзә тормышы тыныч кына дәвам итә. Ләкин Куштауны яклау өчен күтәрелгән киңкүләм халык протестлары аны тетрәтә.
— Минем өчен бу беренче кисәтү булды, — ди ул. — Моңа кадәр без яшьләр белән матур эшләр башкарабыз, белем алу идеяләрен, Башкортстан, башкорт мәдәниятен күтәрәбез дип уйлый идем. Куштау протестларыннан уйлана башладым: бу ни өчен шулай килеп чыкты, нигә кешеләр башкача уйлый, нигә Куштауны эшкәртү мәсьәләсе килеп чыкты? Аннары Башкортстан төзелеше турында, аннан да киңрәк — Русия корылышы турында уйлана башладым.
Куштаудан соң Илүзә сәүдәгә корылмаган җирле оешмалаларда эшләргә теләми. Бу вакытта ул университетны тәмамлап килгән була.
— Күпләр белән юллар аерылды. Куштауны эшкәртү ягында булучыларгә сәлам дә бирәсе килми башлады. Аралар өзелде, ди Мөхәммәтҗанов.
Бу вакыйгалар аны сәясәт һәм социология белән кызыксынуга этәрә.
— Минем белем техник өлкәләргә бәйле иде, әмма илдәге хәлләрне аңлар өчен һуманитар фәннәр кирәк булды. Китаплар укый башладым, курслар үттем, кайбер уйлануларымны блогымда яздым.
"МИН ШУҢА ЫШАНАМ: ЧӘЧӘК — ПУЛЯДАН ЯХШЫРАК"
2022 ел башында Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын Илүзә Казанда каршы ала.
— Мин чит илдә укырга хыялландым, — ди ул. — 21 февральдә Казанга килеп IELTSка (инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерә торган халыкара имтихан - ред) әзерләнә башладым. Күңелем тулы өмет иде.
24 февральдә сугыш башлана.
— Ул көнне мин "Чәчәк — пулядан яхшырак" дигән пост чыгардым. Анда Америка студенты Эллисон Краузе тарихын сөйләдем: ул 1970 елда протест вакытында солдат мылтыгы көпшәсенә чәчәк кыстырып, "Flowers are better than bullets" дип әйткән дә атып үтерелгән.
Эллисон Краузе 1970 елның 4 маенда Оһайо штаты Кент шәһәрендә АКШның Камбоджага сугышына каршы студентлар протестын куып тарату вакытында Дәүләт гвардиясы солдатлары тарафыннан атып үтерелә. Үләр алдыннан ул бер солдат мылтыгы көпшәсенә сирень ботагы кыстырып: "Чәчәк — пулядан яхшырак", — дип әйтә.
Илүзәның язмасын шул көнне меңләгән кеше укый. Ул анда болай ди:
"Мин сәясәтне яхшы белмим. Әмма бер нәрсәгә ышанам: чәчәк — пулядан яхшырак".
Дуслары арасында аны хупламаучылар да була.
— Кайберәүләр: "Син тарихны белмисең, болай сөйләргә ярамый" дип яздылар. Шуннан мин Русия тарихын өйрәнергә керештем һәм аңладым: империя тарихы миңа, башкорт кызына, якын түгел һәм ялган булып күренә.
Илүзә Мөхәммәтҗанова, 2018 ел, Башкортстан
Финанс авырлыклары сәбәпле ул Уфага кайта, маркетолог булып эшли. Ләкин реклам өлкәсендә син һәрвакыт шатлык һәм позитив кәеф тудырырга тиешсең, ә шәһәр сугышка чакыру плакатлары белгән тулган, сугыш һаман бара. Илүзә моннан тәмам ардым ди. Соңыннан ул туган авылына кайтып, мәктәптә математика һәм информатика укыта, авырып киткән әнисе урынына эшли.
— Безнең кечкенә генә авылда 55 яшьтән өлкән кешеләр бик күп, һәм минемчә, алар арасыннан фронтка алынганнар булмады. Ә менә күрше авылларда, әлбәттә, бар иде андый кешеләр. Күпчелеген мобилизация аша алдылар. Безнең Баймак районы үзе дә кечкенә генә, авыллар бер-берсенә якын урнашкан, туганлык җепләре дә бик күп. Шуңа күрә, минемчә, районда барысы да диярлек кемнең улы, ире, әтисе яки абыйсы фронтка киткәнен белеп торды, — ди Мөхәммәтҗанова.
Аның сүзләренчә, сугышта һәлак булучылар турында хәбәрләр дә "бик тиз тарала" иде.
— Туганлык, күршелек җепләре аркасында кешеләр кайсы авылдан кемнең үлгәнен бик тиз белә. Интернет безнең авылга алты-җиде ел элек кенә килде, күпләр инде аны кулланырга өйрәнде, WhatsApp, Telegram ачтылар, "ВКонтакте"дагы төркемнәргә дә керделәр. Шул исәптән якын-тирәдәге авылларда, районнарда фронттан кайткан кайбер "СВО ветераннары" кылган көчләүләр, җинаятьләр турында да коточкыч хәбәрләр укыйлар иде, — дип искә ала Мөхәммәтҗанова.
"МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ МИЛИТАРЛАШУНЫ ТӨРЛЕЧӘ КАБУЛ ИТТЕ"
2022 елдан соң мәктәпләрдә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр", "СВО ветераннары" белән очрашулар, "Зарница" хәрби уеннары еш кына мәҗбүри булды.
— Мин аларны үткәрмәдем, башка темаларга сөйләштем, — ди Илүзә. — Әмма гомумән, укыту барышына бу бик нык кысыла башлады.
Балалар арасында төрле фикерләр була.
— Кайберләре минем сугышка каршы икәнне белгәч, YouTube-тан оппозицион каналлар караулары, хәзерге режимны кабул итмәүләре турында сөйләделәр. Ләкин моны укытучыларга да, ата-аналарына да әйтә алмыйлар иде.
Русиядән киткәч, Илүзә Стэнфорд университеты студентлары белән бергә мәктәпләрдә милитаризацияне өйрәнү проектында катнаша. Анда, аерым алганда, Башкортстан мисалында хәрби пропаганданың мәгарифкә йогынтысы турында сөйләнә.
— Бу проект Stanford-US-Russia Forum кысаларында 2025 елның февраль-май айларында гамәлгә ашырылды, — дип сөйли Мөхәммәтҗанова. — Мин анда бер төбәкне — Башкортстанны — карадым, чөнки үзем шуннан булганга күрә контекстны яхшы белә идем. Проект кысаларында мәктәп белеменә ике яктан күз салдым. Беренчедән, республиканың өч мәктәбендәге тәрбия эшләре планнарын тикшердем — сугышка кадәр алар нинди булган һәм сугыш башланганнан соң ничек үзгәргән. Милитарлашкан чаралар саны шактый артуы ачык күренде. Икенче яктан, бу хәлнең социаль челтәрләрдә ничек чагылыш табуын өйрәндем. Анда да бик ачык күренә иде: милитарлашкан контент күпкә арткан, социаль челтәрләрдә сугышка, гаскәргә, коралга багышланган язмалар күпләп пәйда булган.
Илүзә шулай ук дигиталлаштыруның контрольдә тоту коралына әйләнүе турында сөйли.
— Моннан тыш, "Сферум", "MAX" кебек платформалар аша укытучы да, укучы да, хәтта ата-ана да контрольгә алына, — ди ул.
Илүзә Мөхәммәтҗанова Чехиядә, 2024 ел
"БАЙМАКТА ХАЛЫК ҮЗ ҖИРЕ, ҮЗ МӘДӘНИЯТЕ ӨЧЕН ЧЫКТЫ"
2024 елның гыйнварында Баймактагы протестларны өйрәнү Илүзәнең беренче зур фәнни эшенә әйләнә. Ул АКШтагы галимә белән бергә методика сайлый һәм катнашучылар белән әңгәмәләр үткәрә.
— Без (мин һәм минем автордашлар) Баймактагы протестларны социологик яктан өйрәндек, — дип аңлата ул. — Нинди сәбәпләр, нинди мотивлар кешеләрне авторитар шартларда протестка чыгарды? Нигә бу протестлар шулкадәр киңкүләмле булып китте?
Февральдән июльгә кадәр ул 16 кеше белән озын әңгәмәләр алып бара, күбесе башкортча.
— Болар Башкортстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән кешеләр иде, Баймактан гына түгел, — дип сөйли Мөхәммәтҗанова. — Мин аларны җиңел генә тапмадым һәм, иминлекләре өчен куркып шәхсән генә аралаштым, бары тик ике генә сөйләшү онлайн булды. Әңгәмәләр барысы да тирәнәйтелгән интервью рәвешендә узды, 40 минуттан алып ике ярым сәгатькә кадәр дәвам итте. Өстәвенә, сөйләшүләрнең яртысыннан күбесе башкорт телендә барды, бу исә минем сорауларга ышаныч дәрәҗәсен арттырды.
Тикшеренү нәтиҗәләре Russian Analytical Digest журналындагы мәкаләдә дөнья күрә. Анда протестларның сәбәпләре итеп өч төп фактор күрсәтелә: экологик, этник һәм авыл җәмәгате мотивлары.
— Кешеләр хакимияткә каршы түгел, алар Фаил Алсынов өчен, үз җирләре, үз мәдәнияте, тарихы, үзара хөрмәт өчен чыкты, — ди Илүзә.
Икенче бер тикшеренүендә ул дәүләтнең дигитал золым куллануын, интернетны өзүдән алып, җирле пропагандага кадәр үзенчәлекле алымнарын тасвирлый.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
"УЙЛАРЫМ ҺӘРВАКЫТ ТУГАН ЯК ТУРЫНДА"
2024 ел җәендә Илүза Русиядән китә.
— Баймакчыларга каршы репрессияләр көчәйгәнен күреп, миңа да чират җитәчәген аңладым. Шуңа илдән китәргә булдым, — ди ул.
Хәзер ул Прагада, Карл университетында, Борис Немцов исемендәге Русия өйрәнүләре программында укый.
— Минем төп кызыксынуым — этник республикалардагы процесслар, Русиянең төп халыклары тормышы. Бу минем стихиям, шуңа фәнни эшемне дәвам итәм.
Илүзә Мөхәммәтҗанова Прагада
Прагада яшәве дә уңайлы икәнен әйтә ул. Әмма уйлары һаман да Башкортстан белән бәйле.
— Мин бик еш "Баймак эше" турында уйлыйм. Мәхкәмә карарларын укыйм, гаиләләрнең адвокатка, колониядә утырганнарга акча җыюын күрәм. Болар барысы да күңелгә авыр төшә. Бер яктан, тормышым әйбәт кебек, икенче яктан — уйларым гел туган як турында.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!