Украинадагы сугышта Казаннан кимендә 1000 сугышчы үлгән

Түбән Кама зираты, архив фотосы

Азатлык Радиосы Татарстаннан кимендә 6192 кеше үлеме турында хәбәр таба алды.

2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин карары белән Украинага каршы башланган сугышта Казаннан кимендә 1010 кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы низагның беренче көннәреннән алып бара.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

1 октябрьгә җыелган саннарга караганда, үлүчеләр арасында:

  • кимендә 395 кеше – 35-44 яшьлек,
  • кимендә 270 кеше – 45 яшьтән олырак,
  • кимендә 257 кеше – 25-34 яшь арасында,
  • кимендә 69 кеше – 25тән яшьрәк.

Бүгенге көнгә Татарстаннан сугышка китеп, һәлак булганнар саны – кимендә 6192. Казаннан соң югалтулар саны белән икенче урында – Чаллы шәһәре (кимендә 645), өченче урында Түбән Кама (кимендә 394) бара.

Күрше Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 7292 кеше исеме табылды. Шулай итеп, ике республикадан сугышта кимендә 13484 кеше үлеме турында билгеле.

Үлгән хәрбиләр саны белән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу һәлак булган хәрбиләр исемлеген бар Русия буйлап туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Башкортстан белән Татарстан шушы беренчелекне мобилизациягә эләгүчеләр дә, ихтыярилар арасында да тота.

Үлүчеләр турында мәгълүматны тулырак Азатлык Радиосы хисабындакарагыз. Анда кешене исеме буенча эзләп була, мәгълүматны районлап һәм яшь буенча карап була.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин.

Әгәр исемлеккә кермәгән үлемнәр турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!