Оренбурда Башкортстанның халык артисты Олег Ханов вафат булган. Аңа 72 яшь иде. Артист үлеме турында 30 сентябрдә республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.
Олег Ханов 1951 елның 11 августында Башкортстанның Архангел районы Көзге авылында туган. 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Башта Гафури театрында эшләгәде, аннары режиссер Рифкать Исрафилов белән Оренбур театрында иҗат итте, 2009 елдан Салават шәһәренең дәүләт башкорт драма театрында режиссер булып эшләде.
2012-219 елларда елдан Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе булды. Аның җитәкчелегендә театр берничә тапкыр "Алтын битлек" кебек мәртәбәле бүләккә дәгъва итте. 2016 елда "Кара йөзләр" спектакле костюм рәссамы эше өчен "Алтын битлек"кә ия булды.
Олег Ханов 2019 елда Казан гастрольләре алдыннан Азатлыкка актерлык эше күңелгә иң якыны дип сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!