Красноярскида гаскәр турында фейк таратуда гаепләнеп журналист кулга алынган

Тикшерү мәгълүматынча, 2023 елның маенда Хустик "ят агент" дип танылган матбугат чарасы өчен Русия хәрбиләре гамәлләре турында "ялган мәгълүмат" урнаштырган. Тикшерүче белдергәнчә, ул Радио Свободаның Сибирь.Реалии проекты белән хезмәттәшлек иткән.

Красноярскида Русия армиясе турында "ялган хәбәрләр" таратуда гаепләп журналист Светлана Хустик тоткарланган, мәхкәмә аны ике айга тикшерү изоляторына җибәргән.

Журналистның тоткарлануы турында төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итте, әмма исемен атамады. "Проспект мира" һәм Ngs24.ru җирле матбугат чаралары мәгълүматынча, сүз Светлана Хустик турында бара.

Аның кайчан тоткарланганы төгәл билгеле түгел. Тикшерү комитеты тоткарлау хәбәрен 30 сентябрь иртәсендә хәбәр итте һәм битлекле кешеләрнең журналист өенә иртән килеп, аны алып китү мизгелләрен күрсәткән видео чыгарды.

Тикшерү мәгълүматынча, 2023 елның маенда Хустик "ят агент" дип танылган матбугат чарасы өчен Русия хәрбиләре гамәлләре турында "ялган мәгълүмат" урнаштырган. Тикшерүче белдергәнчә, ул Радио Свободаның Сибирь.Реалии проекты белән хезмәттәшлек иткән.

Хустик үзе мәхкәмәдә әйтүенчә, ул Радио Свобода белән 2023 елга кадәр, ягъни әлеге медиа Русия хакимияте тарафыннан "теләнмәгән" дип танылганчы эшләгән. Аның язмалары Комсомольская правда, Аргументы и факты, Такие дела, Сноб һәм башка басмаларда басылган.

Красноярски мәхкәмәсе Светлана Хустикны ике айга сак астына алу турында карар чыгарган. Тикшерүче журналистның чит илгә китү ихтималы бар дип белдергән, чөнки аның чит ил паспорты бар. Хустикка 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный

Русиядә тикшерү һәм мәхкәмә оешмалары Украинадагы сугыш турында рәсми саклану министрлыгы позициясенә туры килмәгән һәрбер фикерне "армия турында ялган хәбәр" дип бәяли ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!