Язучы Шамил Идиятуллинның китабы төрек теленә тәрҗемә ителгән

Шамил Идиятуллин

Идиятуллиның китабын бер мең данәлек тираж белән Төркиядә иң эре нәшрият булып саналган Alfakitap нәшрияты чыгарган.

Язучы Шамил Идиятуллинның "Элекке Ленин [урамы]" ("Бывшая Ленина") китабы төрек теленә тәрҗемә ителгән. Ул "Eski Lenin" исеме белән бер мең данәлек тираж белән басылып чыккан. Бу - аның төрек телендәге беренче китабы.

Төркиядә "Eski Lenin" китабының төрек телендә нәшер ителеп сатуга чыгуы турында язучы Шамил Идиятуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. "Бывшая Ленина"ны урысчадан төрек теленә Угүр Бүкә тәрҗемә иткән. Ул урыс теленән төрек теленә иң оста тәрҗемәчеләрнең берсе булып санала. Аның тәрҗемәсендә Федор Достоевский, Антон Чеховның китап җыентыклары да чыкты. Гүзәл Яхинаның "Зөләйха" романын да ул төрекчәгә тәрҗемә итте. Бу тәрҗемәче Русиянең заманча прозасын яхшы белә дип санала. Ул нәшрияткә Төркия укучысына нинди китап укырга кызыклы булуын үзе сайлап тәкъдим итә.

Идиятуллиның китабын Төркиядә иң эре нәшрият булып саналган Alfakitap нәшрияты чыгарган. Ул сатуга чыккан, нәршрият кибетендә 416 битлек китапның бәясе 256 төрек лирасы, бу якынча 520 сум.

"Элекке Ленин" - язучының иң еш тәрҗемә ителгән романнарның берсе. Моңа кадәр ул француз теленә тәрҗемә ителеп Франция белән Швейцариядә басылып чыкты. Бу Идиятуллиның төрек телендә чыккан беренче китабы. Узган елны азәрбайҗан теленә аның "Пионерның кайтуы" ("Возвращение пионера") китабы басылып чыкты. Аны Alatoran нәшрияты бастырды.

Шамил Шәүкәт улы Идиятуллин - язучы, журналист. 1971 елда Сембердә туа, Чаллыда үсә. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1988 елдан бирле журналист булып эшли. Башта "Известия Татарстана" газетасында хезмәт куя. 1990нчы еллар башында "Коммерсант"ның Татарстан буенча хәбәрчесе була, 2001–2003 елларда Казан филиалын җитәкли, аннары Мәскәүгә күчә, әле дә шунда эшли, яши.

Аның беренче романы — "Татар һөҗүме" ("Татарский удар") 2004–2005 елларда дөнья күрә. Фэнтези жанрында язылган әсәр. Аннары "Убыр"ны яза. Аларны ул Наил Измайлов тәхәллүсе белән чыгара.

Ул ике тапкыр Русиядәге мәртәбәле "Большая книга" премиясе лауреаты була. Беренче премия "Бержнев шәһәре" ("Город Брежнев") китабы өчен ала. Ул әсәр татарчата тәрҗемә ителеп, Чаллы дәүләт татар театры тарафыннан сәхнәләштерелде. Икенче премия "Бывшая Ленина" әсәре өчен лаек була. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан бу Идиятуллинның иң көчле әсәрләренең берсе дип бәяләнде.

"Бывшая Ленина" әсәрендә вакыйгалар кечкенә Русиянең бер шәһәрендә бара. Биредә урта куллы түрәнең гаиләсенең тормышы аша автор Советлар Берлеге чоры, 1990нчы еллар һәм хәзерге чордагы үзгәрешләр күрсәтелә. Шәһәр янында чүплек бар, аннан шәһәргә сасы ис тарала, шәһәрнең, кешеләрнең ришвәтчелеккә батуы турында бәян ителә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!