Ижауның Ленин районы мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешене ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта адвокатларның берсенә сылтанып "ОВД-Инфо" хәбәр итә.
Хәбәрдә Инсаф Исламов һәм Сәгыйть Юлмөхәммәтов исемнәре атала һәм шулай ук "тагын ике кешене 4 ел 6 айга гомум тәртипле колониягә хөкем иткәннәр", дип яза "ОВД-Инфо".
Шулай ук хәбәргә караганда, "тагын бер кешегә биш ел да алты ай колония" биргәннәр. Аны "полициягә карата сәламәтлеккә куркыныч тудыручы көч куллану" (Җинать кодексының 318 маддәсе, 2 өлеше) маддәсе нигезендә гаепләгәннәр.
Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында язылганча, гаепле дип табылучылар арасында Инсаф Исламов, Иршат Ульябаев, Юнир Хисаметдинов, Сәгыйть Юлмөхәммәтов һәм Айсуак Яугастин.
Аларның барысын да "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) гаепләделәр. Моннан тыш Исламов, Ульябаев, Хисаметдинов һәм Юлмөхәммәтовны "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше), ә Яугастинны "хакимият вәкиленә карата сәламәтлеккә куркыныч тудыручы көч куллану" (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) нигезендә гаепләгәннәр.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!