Парижда иректән мәхрүм ителгән математик Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп пикетлар узган

Рамил Ваһапов (с) һәм Фәрит Зәкиев (у)

Тель-Авивта "Сәяси тоткыннарга хат язу" такымы Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга хат язу чарасы оештырды.

21 сентябрьдә Парижда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов, Русия төрмәсендә икенче тапкыр утыручы математик Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп пикетка чыккан.

Зәкиев әйтүенчә, 2023 елның 20 сентябрендә Азат Мифтаховны төрмәдән чыкканда тоткарлап, "террорчылыкны яклау" маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачып, дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Зәкиев бу маддәне "Путин режимы өчен бик уңай маддә" дип атый.

"Моңа кадәр Азат "Бердәм Русия" партиясенең офисына ут төртүдә гаепләнеп, 5 елга якын төрмәдә утырган иде. Мифтахов Путин режимы эзәрлекләгән студентлар, яшь галимнәр символы. Азатка — ирек," диде Зәкиев.

20 сентябрь көнне Париж һәм Берлинда да Азат Мифтаховка һәм башка сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чаралары узды. Аны Solidarité FreeAzat комитеты оештырды. Чара Art Protest рәвешендә үтте. Аның кысаларында чарада катнашучылар сәяси репрессияләр турында урам рәсемнәре, инсталляцияләр тәкъдим итте, чыгышлар ясады.

Sotavision язуынча, Берлинда чара Русия илчелеге бинасы каршында оештырылган.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!