Русиянең GigaChat нейрочелтәрен татар теленә өйрәтмәкчеләр

Сбер һәм Татарстан Фәннәр академиясе ясалма фәһем өлкәсендә уртак эшчәнлек турында килеште.

Kazan Digital Week халыкара форумында "Сбер Татарстан" бүлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Тарафлар Русия милли телләрне саклау һәм дигитал хезмәтләр үсеше өчен ясалма фәһем проектларын бергә алып барырга җыена.

Проектның төп өлеше татар телен дигитал мохиттә куллануны җиңеләйтүгә багышлана. Татарстан галимнәре әдәбият, матбугат һәм мәгариф материалларыннан зур күләмдә мәгълүмат корпусы әзерли. Бу база Сбер белгечләре ясый торган ясалма акыл системнарын татар теленә өйрәтү өчен нигез булачак.

Аерым игътибар GigaChat нейрочелтәрен татарчага өйрәтүгә биреләчәк диелә.

— Бу хезмәттәшлек – заманча технологияләрнең республикабызның бай мәдәни һәм интеллектуаль мирасын саклауга хезмәт итә алуының ачык мисалы, – диде "Сбер Татарстан" идарәсе рәисе урынбасары Андрей Ширков.

Проект нәтиҗәсендә югары төгәллекле автоматик тәрҗемә, тавыш синтезы һәм текст мәгълүматын анализлау технологияләре эшләнәчәк дип көтелә. Алар киң кулланышта ачык булачак, дип вәгъдә ителә.

БУ ТЕМАГА: Татар, башкорт телләре һәм ясалма интеллект. Кайсы нейрочелтәрләр милли телләрдә ярдәм итә ала?
  • Русиядә милли телләрне ясалма фәһемгә өйрәтү омтылышлары соңгы елларда арта. 2023 ел ахырында Удмуртия хакимияте дә Сбер белән GigaChat нейрочелтәрен удмурт теленә өйрәтү турында килешү имзалаган иде. Моның өчен республика галимнәре зур күләмдә текстлар җыя, сөйләм материалларын туплый.
  • Моннан тыш, Мари Иле IT-белгечләре "Һомай" акыллы колонкасын мари телендә эшләтеп җибәрде. Татарстанда исә КФУ студентлары "Алия" татарча динамик проектын башлап җибәргән иде, әмма ул хезмәттәшлек җитмәү аркасында туктап калды.
  • Азатлык моңарчы язганча, бүген дөньядагы зур нейрочелтәрләр – ChatGPT, Claude.ai, Copilot, DeepSeek, Suno – татар һәм башкорт телләрен шактый яхшы куллана белә. Белгечләр сүзләренчә, ясалма фәһем технологияләре милли телләрне куллануны җиңеләйтергә мөмкин, әмма нейрочелтәр язган һәрбер мәгълүматны тикшерү зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!