Таллинн этноярминкәсендә татарлар һәм башкортлар да катнашты

Ярминкәгә күбесе милли киемнән килгән иде. Бу да чарага бер ямь өстәде.

Татарлар да бу олы бәйрәмдә үз почмагын булдырды. Бүгенге көндә Эстониядә ике меңнән артык татар яши. Күп татарлар Таллинн, Нарва, Ида-Вирумаа һәм Маарду шәһәрләрендә гомер итәләр.

Чуашлар почмагы

Милли бизәкләр

Ярминкә күренеше.

Бу урында, гадәттә, күп туристлар һәм кунаклар җыела, шуңа күрә Эстониядә яшәүче күптөрле милләтләргә үз мәдәнияте белән таныштырырга мөмкинлек бирелгән.

Кыргызлар почмагы

Ризыкларны тәмләп карарга да була иде