Төркиядә татар сәясәтчесе, галиме, җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди турында китап чыкты. Аның авторы - татар тарихын, татарларны озак еллар дәвамында өйрәнүче галим, Истанбулның нәфис сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы. Китап нәшергә өч ел дәвамында әзерләнгән. Бу Төркия республикасының 100 еллыгына әзерләнгән китаплар сериясенең чираттагысы. Аны Төрки мәдәниятенә ярдәм итү вакыфы чыгара. Алар Төркиянең барлыкка килүендә зур өлешләрен кертүче шәхесләр турында китапларны берничә ел нәшер итә. Моңа кадәр, мәсәлән, Йосыф Акчура турында китап чыкты. Садри Максуди турында китап - авторның 30 ел дәвамында татар шәхесе турында өйрәнгән хезмәте. Ул 503 биттән тора. Анда күп фоторәсемнәр, Садри Максудиның шәхси хатлары да урын алган. Китап 500 данәдә дөнья күргән. Ул сатуга чыккан. Бәясе якынча 850 сум.
Галим Исмаил Төркоглы Азатлыкка китапның ничек язылуы, яңа мәгълүмат, документларның ничек табылуы турында да, Садри Максудиның тормышындагы кызыклы вакыйгалар, кем белән дус булуын, кемнән ерак торуы, Гаяз Исхакый белән ни өчен татарча түгел, ә үзара төрек телендә хат алышуын, ниләр язышканы хакында да сөйләде.
Белешмә: Исмаил Төркоглы
Исмаил Төркоглы – Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, төрки халыклар тарихын, тарихи шәхесләрен өйрәнүче галим. Өч ел Казанда яшәгән, КФУның тюркология кафедрасында төрек теле һәм тарихын укыткан. Йосыф Акчура, Гадбелрәшит Ибраһим, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне өйрәнгән. Тарихчы Надир Дәүләт укучысы, аның турында китап язган.
— Исмаил әфәнде, Садри Максуди турында китаплар юк түгел, бар. Ул яхшы өйрәнелгән шәхес булып санала. Вакытында әтисе Садри Максуди турында аның кызы, галимә Адилә ханым Айдә да язган. Бу китап башкалардан нәрсә белән аерыла?
— 2023 елда Төркия үзенең 100 еллыгын билгеләде, аның республика буларак барлыкка килүенә ярдәм иткән шәхесләр турында китап чыгару карары бар. Төркиянең 100 мәшһүр тарихи шәхесләре арасында Садри Максуди да бар. Вакыф җитәкчеләре Максуди турында китап язуны миннән сорадылар. Озак уйладым. Беренчедән, яңалык әйтә аламмы дип шикләндем. Минем өчен, аны 30 елдан артык өйрәнгән галимгә, барысы да ачык кебек. Мин китап чыгарсам да, бәлки, Максудиның Русиядә чыккан мәкаләләрен җыеп бастырырмын дип йөргән идем. Төркия чорындагы язмаларны беләбез, әмма, мәсәлән, абыйсы Һади Максудиның "Йолдыз" газетасындагы мәкаләләре игътибарга лаек. Икенчедән, сез әйткәнчә, Адилә ханымны кабатлау булмаска тиеш. Әмма ул әтисе турында язганда башка заман иде, ул Русиядән читтә туган, яшәгән кеше. Әтисенең Русия империясендәге чорын ул кадәр белми иде, ә бу Садри Максудины аңлар өчен, ачар өчен бик мөһим. Аннары Адилә ханым исән чагында Русиядәге матбугат, архив ябык булды, 1990нчы елларда безгә, галимнәргә, юл ачылды, без күп материаллар таптык. Аннары мин Садри Максудиның туганы түгел, читтән карап та яза алам.
Төркия өчен Максуди бик мөһим кеше, аны яңа буын кешеләре дә белергә тиеш. Төркия парламентында озак еллар буена актив депутат булган кеше бит ул. Ататөрек - Мостафа Кәмәл якын иткән, аны үзе Төркиягә чакыртып китергән сирәк кешеләрнең берсе.
Китапка килгәндә, бу — җыентык. Монда Садри Максудиның хатлары да, язган фикерләре дә, аның рәсемнәре дә урын алды. Монда мин Русия империясенең тарихы турында да аңлаттым, андагы татарларның тормышы нинди булган. Моны белмичә, күзалламыйча Садри Максудиның узган юлын аңлап булмый. Бигрәк тә Төркия укучысына. Русия империясендә татарлар ничек яшәгән, ни теләгән, нәрсәгә омтылган, ни өчен туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган — барысы да аңлатылды. Казан ханлыгы басып алынган вакыттан алып яздым. Китап шуның белән ачыла.
Садри Максудиның нәселе каян чыккан, фамилиясе ниләр аңлата. Аның гаиләсе, туганнары турында да белү мөһим. Максуди Казанда учительская школада укуын да белү, аңлату кирәк. Бу күпләргә тәтемәгән, ни өчен Максуди урысча укыганын да аңлаттым. Садриның Парижда укыган, эшләгән чаклары да җентекле язылды. Шәхси тормышын да ачыкладым. Саллы, мөһим китап килеп чыкты. Нәшрияттә яңа гына басылган китапны алу бик күңелле. Китап укучысын табар дип ышанам.
Садри Максуди уртада (1878-1957)
— Шулай да моңа кадәр басылмаган, киң җәмәгатьчелек белмәгән нинди мәгълүмат бар?
— Мәсәлән, аның Парижда яшәгән чоры. Әйтергә кирәк, гел ал да гөл булмаган андагы тормыш. Укырга килгәндә аның акчасы аз була. Йосыф Акчура белән шунда таныша, ул аның янына Фатих Кәрими язган хат тотып килә, хатта Кәрими Акчурага "бу - безнең егет, аңа булыш" дип язган була. Йосыф Акчура хатны укый, Максудины үзе торган торакка алып кайта. Алар мәңгелек тугры дуска әйләнә, бергә кысан бүлмәдә яши. Беләсезме, кызыклы бер факт, мин аны Франция матбугат архивында таптым. Садри Максуди Парижда чыккан бер газетка Садри Максуди бүлмәгә бергә яшергә француз милләтеннән студентны эзлим дип игълан биргән. Димәк фатирда бүлмә аерып торуга акча ягы такыр булган. Аннары француз кешесе кирәк дип ассызыкланган, димәк телне чарларга теләгән. Китапка ул игъланны урнаштырдык. XIX гасыр башында Госманлы империясендә яңача фикерли торган кешеләр басым астында кала. Алар Франциягә китә. Мәсәлән, Максуди Парижда Төркиянең мәшһүр шагыйре Яхъя Кәмәл белән таныша. Ул һәрвакыт аңа акча белән булышкан, шагыйрь акчасын тота белмәгән. Әмма Максудиның да беренче чоры бик ярлы була.
Парижда яшәгән чорда ул Исмәгыйль Гаспралының "Тәрҗеман" газетасына мәкаләләр, хәбәрләр яза. Гаспралы аңа гонорар җибәреп торган. Максудиның күзләре урыс-япон сугышы вакытында ачыла. Мөһим һәм зур сугыш, көнбатыш илләре аның хакында яза. Франция матбугатына урыс телен белүче кешеләр кирәк була. Максуди урысча да белә, французча да белә. Шулай ул тәрҗемә белән акча казана башлый.
Максуди Парижда ике дипломга ия була: социология белгече һәм, хокук белгече. Тюркология юнәлешендә дә белем ала. Белеме буенча эшли, әмма вафат булуына кадәр матбугат белән элемтәсен өзми, ул даими рәвештә мәкаләләр яза, публицист буларак көчле язмалар чыгара.
— Ни өчен Садри Максуди Франциядә калмаган дип уйлыйсыз? Төркия республикасы барлыкка килгәндә авыр тормыш, яшәеш рәткә салынмаган, ә Парижда Садри Максудиның тормышы көйләнгән, университетта менә дигән укыткан.
— Әйе, Парижда тормышы начар булмый. Абруй казанган мөгаллим дәрәҗәсенә җитә ул Парижда. Хатыны Камилә белән матур гына яши дә башлый. Әмма ул Әнкарада 1925 елда конференциядә Мостафа Кәмәл белән очраша, аларны Йосыф Акчура таныштыра. Мостафа Кәмәл - Ататөрек Садрига нишләп ятасың Парижда, монда кил, эшлә, яшә дип чакыра. Минемчә, Максудиның Төркиягә килүе дөрес карар була. Ул Парижда укытучы, галим генә булып калыр иде. Ә Төркиядә аңа яңа офыклар ачыла, ул акылын, талантын биредә төрлечә куллана ала, тормыш авыр булса да, кызык була, яңа республикада яңа яшәеш һәм Максуди яңа дәүләтне коруда шәхсән катнаша. Бу Төркиянең дә бәхете була, акыллы, фикерле кешеләр туплана республикада.
— Сез Садриның кызы Адилә ханым белән таныш идегезме? Мәсәлән, әгәр бүген ул исән булса, бу китапны ничек бәяләр дип уйлысыз?
— Таныш идем, әмма бик яшь булганмын. Күпне аңламыйча эш иткәнмен. Мин аның белән 1988 елда күрештем, студент чагым иде. Ул вакытта ул Төркиянең тышкы эшләр министрлыгында эшләүче дипломат. Дөресен әйткәндә, ул вакытта аның кемнең кызы булганын да чамаламаганмын. Очраклы булды ул хәл. Миңа остазым Надир Дәүләт Адилә ханымга китап тапшырырга сорады. Илттем. Адилә ханым үз чиратында үзенең бер китабына имза куеп миңа бүләк итте. Укытучымның гозерен башкардым да киттем. Еллар узгач кына аның атаклы Садри Максудиның кызы булганын аңладым. Белгән булсам, Әнкарада берничә атна ятып аның белән эңгәмәләр корып, сорашып барысын да җентекләп язып алган булыр идем. Ни өчен Надир Дәүләт тә ул вакытта аңлатмагандыр - әйтә алмыйм. Әмма менә шундый тарих.
БУ ТЕМАГА: Төркиядә татар мөһаҗирләренең яңа тарихи документлары табыла— Садри Максудиның архивы кайда, кемнең кулында?
— Максудиның ике кызы була. Берсе - Адилә Айдә. Икенчесе - Наилә Турхан, ул язучы буларак таныла. Ике роман яза. Бүгенге көндә Максудиның өч оныгы да исән. Алар икесе - Адилә Айданның балалары - Гөнүл Пултар белән Гөлнур Учок. Ә Наиләнең баласы - Аливахит Турхан. Өчесе дә Төркиянең абруйлы шәхесләре. Өчесе дә галимнәр. Архивның төп өлешен Аливахит Турхан саклый. Ул Билкәнт университеты академигы. Ул да бабасы кебек Парижда укыган. Аның кулында төгәл ниләр бар, нинди санда - әйтә алмыйм. Мин барысын да күрмәдем. Садри Максудиның үзе кулы белән автобиографиясен язуы билгеле, бу хакта тарихчы Таймас Батталның истәлекләреннән беләбез. Бергә чәй эчкәндә Максуди Батталга узган тормыш юлын язуын әйткән булган. Ул аны гомеренең соңгы елларында яза башлаган. Әмма ул вакытта, 1950нче елдан соң Максуди бик каты авырган. Гаяз Исхакыйга язган хатларында дару эчмәсәм, йөри алмыйм дип хәлен аңлаткан. Нинди чирдән интеккәнен төгәл әйтә алмыйм, бәлки, буыннары сызлагандыр, ревматизм, артрит дип уйлыйбыз, кан басымы да югары булган.
Моны да әйтим әле, Максуди бер вакытта да мал җыймаган. Аның бөтен максаты - үзенә белем туплау һәм балаларын укыту. Ул кызларын Истанбулның мәртәбәле француз мәктәбендә укыткан.
Максуди үлгәч, бер йорты кала. Шуның белән бетте. Ике университетта укыткан профессор, депутат бит ул
Максуди үлгәч, бер йорты кала. Шуның белән бетте. Ике университетта укыткан профессор, депутат бит ул. Хәзер депутатларның 5-6 фатиры, йортлары бар. Аның акчага, малга исе китмәгән дисәк дөресрәк булыр. Ул гаиләсе белән Әнкарадан Истанбулга җәйләрен килгән, кунакханәдә яшәгәннәр, шунда ашаганнар. Китапханәләргә, архивларга йөргән. Аның 200ләп дәфтәре бар. Ни укыган - барлык мөһим мәгълүматны теркәп барган. Кайда төрекчә, кайда урысча, кайда французча, кайда туган телендә язган. Гарәп имлясын кулланган.
Истанбул университетында Максуди исемендәге хокук тарихын тикшерү үзәге бар, Максудиның оныгы архивларның бер өлешен шунда тапшырырга тели. Шулай ук Татарстанның Биектау авылында бергутан Максудилар исемендә мәктәп ачылды. Анда музей булдырырга телиләр, мәктәп җитәкчеләре Максудиның нинди дә булса шәхси әйберен сорап мөрәҗәгать иткән. Оныклары бу мәсьәләне ничек хәл итәр, ризалашырмы - әйтә алмыйм.
Исмаил Төркоглы
— Садри Максудиның тормышы кызык, кем белән җан дус, кем белән дошман булган?
— Җан дусты дигәндә, Гаяз Исхакыйдыр. Миндә аларның үз куллары белән язылган 30 хаты бар. Алар, ни хикмәт, үзара язышканда татар телен кулланмаган, ә төрекчә аралашкан. Ни өчен? Белмим. Тагын бер кызык әйбер, Максуди бервакытта да туган иле, андагы хәлләр, сәяси торыш турында фикер белдермәгән. Минемчә, бу илдә аның күп туганнары калуына, аларга авырлык төшәр дигән куркуга бәйле булгандыр. Большевиклардан золым күрсә дә, язмаган. Мәгърифәтче Закир Кадыйриның, мәсәлән, Советларга каршы яманлап язган хатлары, кульзмалары күп. Максуди да большевиклар хакимиятен яратмаган. 1940нчы елларда Төркиядә коммунизм популяр була, Садри депутат буларак Төркия парламенты — Милләт Мәҗлесендә Төркия коммунизм юлы белән китсә, хата булачак, коммунизм мөселман халыклар өчен зыянлы дип аңлаткан.
Йосыф Акчура белән дә җан дуслар була. Өчесе дә мәшһүр татар, өчесе дә татар тарихында да, Төркия тормышында да мөһим шәхесләр. Башта Йосыф Акчура, аннары Гаяз Исхакый вафат була, ул аларның китүен авыр кичерә, бик елый. Ә исән чакларында алар бер-берсенә кунакка йөрешкән, бер-берсенә терәк булган. Максудиның хатыны Камилә ханым (ә ул Шакир Рәмиевның - кызы, затлы, аксөяк нәселе кешесе) бик тәмле куллы булган, аның ризыклары белән сыйланырга яратканнар. Сүз уңаеннан, аның тәмле ризыкларыннан җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Зәки Вәлиди дә әле Парижда ук сыйланган. Бу истәлекләрдә бар. Садри Максуди университетта булганда Зәки Вәлиди аларның өйләренә килә, Камилә ханым табын кора. Әйтергә кирәк, Вәлиди белән Гаяз Исхакый гына түгел, Йосыф Акчура белән Садри Максуди да дус булмый. Әле Октябрь инкыйлабына кадәр үк Идел-Урал идеясенә, Милләт мәҗлесенә каршы чыкканга гафу итә алмыйлар аны. Зәки Вәлиди зур галимгә әверелә, бер шәһәрдә яшиләр, әмма дуслаша алмыйлар.
Китапта Максуди белән Вәлиди арасында 1932 елда чыккан зур бәхәс турында яздым. Ачыктан-ачык бәхәскә әйләнә. Ул вакытта мәктәп укучылары өчен тарих китабы языла. Анда күптөрле тарихчы, шәхесләр катнаша. Борынгы төрки халыклар турында өлешне язу Садри Максудига бирелә. Шуннан соң фикерләр җыю башлана. Зәки Вәлидигә дә рәсми рәвештә китапны җибәрәләр. Зәки Вәлиди Садри Максуди язган өлешен тәнкыйтьли, тискәре бәя бирә. Конференцидә дә чыгыш ясый, алар бәхәсләшә.
— Исмаил әфәнде, Садри Максуди Төркиягә күп файда китергән дип әйтелә. Ә конкрет сөйләшсәк, менә Сез аның депутат буларак нинди эшчәнлеген билгеләр идегез?
— Без, төрекләр, бүген сөйләшкән тел өчен өлешчә Садри Максудига рәхмәтле булырга тиеш. Аның бөтен эшчәнлеге төрек телен камилләтштерүгә, сөйләшергә, язарга уңай булуына юнәлдерелгән була. Госманлы империясе юкка чыккач, язма, сөйләм теле, имля мәсьәләсе бик кискен тора. Госманлы вакытында госманлы теле кулланыла, әмма ул язма, югары катлам кешеләр генә куллана торган тел була. Диван, сарай теле ул. Авыл кешеләре ул вакытта белемсез, госманлы телен белми, укымый, язмый. Барысы да төрек телендә җиңел укырга, өйрәнергә тиеш, дигән фикердә була Максуди. Гарәп, фарсы сүзләре урынына төрки телләрдәге сүзне кулланыйк дип мөнбәрдән чыгыш ясаган, медиада да язган.
Төркиядә демократия урнаштыру турында күп сөйләгән. Мәсәлән, ул университетлар азат булырга тиеш, дәүләтнең басымы булмасын, фикер төрлелеге булганда гына, кешеләр ирекле иҗат иткәндә генә республика алга китәчәк, көчле шәхесләр тудырачак дип аңлаткан. Азат университет фикере никадәр мөһим, тормышның бөтен тармагы өчен дә кагыла.
БУ ТЕМАГА: Садри Максуди (1878-1957)🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!