Хәбиров сүзләренчә, комбинатта янгын чыккан, хәзер аны сүндерү эшләре бара.
Башкортстанның Салават шәһәрендәге заводка дроннар һөҗүм иткән. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
"Газпром нефтехим Салават"ка террорчылык һөҗүме булды. Очкыч тибындагы ике дрон заводка һөҗүм итте. Үлүчеләр һәм яралылар юк. Пассив һәм актив яклау системнары эшләде, оешма сакчылары ут ачты", диде ул.
Хәбиров сүзләренчә, комбинатта янгын чыккан, хәзер аны сүндерү эшләре бара. Башкортстанда дроннар һөҗүменең фото-видеоларын тарату тыелуга карамастан, кешеләр Вконтактедагы җирле төркемнәргә аларны җибәрде. Б
Exilenova+ украин телеграм каналы һөҗүмнән фото һәм видеолар чыгарды.
Канал мәгълүматынча, ЭЛОУ-АВТ-4 җиһазына зыян килгән.
- "Газпром нефтехим Салават"ка 2024 елның 9 маенда да һөҗүм булган иде. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
- Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады.
- Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.
- Башкортстанда Салават шәһәренә дрон төшкәннән соң, һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтәчәкләре әйтелде. "Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә", дигән иде Радий Хәбиров.
- Әлеге хәлдән дроннар Башкортстан заводларына берничә тапкыр һөҗүм итте. Соңгы тапкыр 13 сенятябрьдә Уфадагы "Башнефть-Новойл" заводына һөҗүм булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!