Юлия Навальная ире Алексей Навальныйның колониядә агуланган булуын әйтте

Алексей Навальный

Ул ике илнең лаборатория нәтиҗәләре шуны күрсәтүен белдерде

Узган ел колониядә үлгән оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның хатыны Юлия әйтүенчә, сәясәтченең тарафдарлары иренең биологик материал үрнәкләрен әле 2024 елның февраленнән үк алып чит илгә чыгаруга ирешкән.

"Ике илнең лабораторияләре әлеге үрнәкләрне бер-берсеннән бәйсез рәвештә тикшерде. Ике ил лабораторияләре бер нәтиҗәгә килде - Алексей үтерелгән, төгәлрәге - агуланган", диде Юлия Навальная.

Ул Алексей Навальныйны агулау нәтиҗәсендә килгән лабораторияләрне тикшерү нәтиҗәләрен ачык рәвештә бастырырга өнди. Шул ук вакытта, ул бу лабораторияләрнең исемнәрен атамый, алар кайсы илләрдә урнашканын да язмый. Ул бу нәтиҗәләрне "сәяси сәбәпләр" аркасында бастырмаска мөмкиннәр дип ишарәли, ләкин кем тыярга мөмкинлеген Навальная әйтми.

Иренең агулануында ул Русия хакимиятләрен гаепли. "Мин Владимир Путинны ирем Алексей Навальныйны үтерүдә гаеплим. Мин Русиянең махсус хезмәтләрен тыелган химик һәм биологик кораллар эшләүдә гаеплим", ди Навальная һәм журналистларны аның белән бергә ирен нәрсә белән агуланганын ачыклау өчен үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләрен бастыруны таләп итәргә чакыра. Навальная әйтүенчә, "Русия ватандашы Русия җирлегендә үтерелгән булу сәбәпле", Көнбатыш Навальныйның үтерелүенә бәйле җинаять эше кузгата алмый.

  • 2024 елның 16 февралендә Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде.Йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан диелде. Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтергәннәр дип саный.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!