Казанда узган хакатон нәтиҗәсендә татарча яңа кушымталар барлыкка килде

Чарада җиңүчеләр

Казанда алтынчы тапкыр уздырылган Tatar.Бу Хакатонында катнашучылар татар телен өйрәнү һәм популярлаштыру өчен яңа кушымталар һәм програмнар булдырды.

Казанда 13-14 сентябрьдә Tatar.Бу дип аталган хакатон чарасы узды. Ул Kazan Digital Week халыкара форумы алдыннан оештырылды диелә. Чараны Татарстан Фәннәр академиясе, "Сәләт" фонды һәм яшьләр үзәге, Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.

Быелгы ярышта 27 такым катнашты. Укучылар һәм студентлар татар телен өйрәтүгә юнәлтелгән мобил кушымталар, интерактив уеннар һәм онлайн-платформалар тәкъдим итте.

Җиңүчеләр кече (7–11 сыйныф укучылары) һәм өлкән (студентлар) лигаларда билгеләнде. КФУ каршындагы IT лицей укучылары сүзләр өйрәнү, әйтелешне тикшерү, квизлар һәм нейрочелтәр ярдәмендә көн саен диктант функциясе булган мобил кушымта булдырды. Казанның 7нче лицей-интернаты укучылары ясалма акылга нигезләнгән чат-бот белән интерактив кушымта ясады. Казанның 98нче мәктәп укучылары Сабантуй бәйрәменә багышланган 2D-новелла әзерләде диелә.

Мәскәү һәм Казан студентларының җыелма такымы фотога төшерелгән объектлар ярдәмендә татар сүзләрен өйрәнү мөмкинлеген биргән кушымта ясады. КФУ белән ИТИС студентлары исә татар сүзләре кертелгән әкиятләр аша телгә өйрәтүче кушымта һәм уеннар ярдәмендә тел өйрәнү сайтын булдырдылар диелә.

Чара оештыручылары бу ресурсларга сылтамаларны әлегә чыгармады.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр (бүләкләү фонды 600 мең сум тәшкил итә), Татарстан фәннәр академиясендә эшләп алу мөмкинлеге, белгечләрдән кире элемтә алу каралган.

Хакатон (инглизчә: hackathon: hacker (хакер) + marathon (марафон)) дип IT юнәлешендә белгечләр форумын атыйлар. Програмчылар, дизайнерлар, менеджерлар бергәләп җыелып, чикле вакытта теге яки бу проблемны чишә, үз продуктларын тәкъдим итә. Чара бәйге рәвешендә уза, ахырда проектлар якланып, җиңүчеләр билгеләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!