Татар дәүләт һуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева Казанда вафат булган.
"Озакка сузылган авырудан соң Флера апа вафат булган. 5 көн элек хастаханәдән чыккан булган. Хушлашу иртәгә Казанның Бондаренко урамы, 4нче йорт янында була, дип хәбәр иткән журналист Фәния Хуҗахмәт.
Аның сүзләрен "Татар-информ" китерә.
Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.
Флера Ганиева – язучы Мәхмүт Галәүне өйрәнеп, аны Ватанына кайтаручыларның берсе. Ул Азатлыкка аның фаҗигале тормышы, бүгенге чорда да актуаль булган иҗаты турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!