Башкортстанның дәүләт бурычы август азагына 71,15 миллиард сумга җиткән дип хәбәр итә республиканың финанс министрлыгы.
Бу бер ай элек булган бурыч белән чагыштырганда 29 миллион сумга күбрәк.
Башкортстанда бурычларның яртысыннан күбрәген — 42,2 миллирд сумны бюджет кредитлары алып тора. Моннан тыш, Башкортстанның дәүләт кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычлар — 21 млрд сум һәм зур процентлары кредитларыннан — 7,9 млрд сум әҗәте бар.
Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле.
Август аенда Башкортстан хакимияте бюджет дефицитын каплау өчен "Новикомбанк" белән дүрт миллиард сумга килешү төзеде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел Сибайда узган инвестиция сабан туеның пленар утырышында акчаларны туздырмаска һәм иң кирәккә генә сарыф итәргә чакырды.
- Башкортстан июнь башыннан Украинага сугышка китүчеләр акчасын да киметте. Белгеч әлеге чара төбәкнең икътисади хәле начараюна бәйле диде.
- Шул ук вакытта мәетләр даими кайтарылып тора. Русия күләмендә Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында. Азатлык Радиосы исемлегендә кимендә 7163 үлгән хәрби исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!