Польша күгендә Русия дроннары бәреп төшерелде

F 16 Польша һөҗүм очкычы

Польша күгендә дроннар беренче тапкыр бәреп төшерелде.

10 сентябрьгә каршы төндә Польша саклану көчләре Русиянең Украинага һөҗүме вакытында, ил һава киңлеген бозган дроннарга ут ачкан. Бу хакта чәршәмбе иртәсендә Польша кораллы көчләренең оператив идарәсе хәбәр итте.

Белдерүдә әйтелгәнчә, илнең һава киңлеге берничә тапкыр "дроннарга охшаш объектлар" тарафыннан бозылган. Бу хәл Русиянең Украинага һава һөҗүмнәре вакытында булган. Польша хәрби көчләре әлеге объектларны юк итү өчен корал кулланган. Хәбәрдә бу "Польша халкына турыдан-туры янау тудырган агрессия чарасы" дип белдерелә.

Һавага һөҗүм очкычлар күтәрелгән. Дрон һөҗүмен юк итүдә НАТОның һава идарәсе дә ярдәм иткән, анда Нидерланд һөҗүм очкычлары катнашкан. Польша җирлегендә дүрт һава аланы, аерым алганда Варшау һәм Украинага корал җибәрү өчен төп логистик база булган Жешувтагы аэропортлар ябылган,

Польша һава чиген ничә дрон бозганы һәм аларның төре әлегә хәбәр ителми. Ким дигәндә берничә дрон бәреп төшерелгән. Польша премьер-министры Доналд Туск сүзләренчә, сүз "Русиянең күп санлы дроннары" турында бара. Ул бу хәлне "күләмле провокация" дип атады, әмма паникага сәбәп юклыгын һәм хәлнең контрольдә тотылуын ассызыклады.

Иртән оператив хәрби идарә чараның тәмамлануы турында хәбәр итте. Хәзер бәреп төшерелгән дроннар калдыкларын эзләү дәвам итә. Корбаннар һәм яраланучылар юк диелде.

Polsat хәбәр итүенчә, Польша көнчышында, Люблин җирендә дрон калдыклары торак йортка зыян салган.

Дрон һөҗүме аркасында Польша хөкүмәте тиз арада утырыш җыйды. Премьер-министр Доналд Туск килеп туган вазгыятьне дәүләт иминлеге өчен җаваплы министрлар белән тикшерде.

Туск белдерүенчә, Польша күгендә дроннар беренче тапкыр бәреп төшерелде. Моңа кадәр Русия дроннарының Польшага очып керү очраклары булган иде, ләкин аларга ут ачылмаган. НАТО һәм АКШ рәсми вәкилләре әлегә бу хәлне шәрехләмәде. Польша НАТО әгъзасы булып тора, ә килешүгә күрә, аңа һөҗүм итү бөтен альянска каршы агрессия дип санала.

Reuters агентлыгы чыганагы хәбәр итүенчә, Польша һава киңлеген якынча ун Русия дроны бозган. НАТО авиациясе эшкә җигелгән. Чыганак сүзләренчә, НАТО Русия дроннарын "махсус" җибәргән дип саный, шул ук вакытта аны "һөҗүм" дип бәяләми.

Европа берлеге җитәкчелеге Русия гамәлләрен тәнкыйтькә тотты һәм Польшага теләктәшлек белдерде. Берлекнең тышкы эшләр буенча югары вәкиле Кая Каллас Украинага ярдәмне арттыру һәм Европа берлеге көнчыгыш чиген ныгыту кирәклеген әйтте.

Русия әлегә булган хәлне рәсми шәрехләмәде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!