Бүген аны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллективка тәкъдим итте.
Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе итеп "Казан утлары" журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин билгеләнде.
Бу хакта нәшриятның матбугат үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
Рөстәм Галиуллин филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 2017 елдан бирле "Казан утлары" журналын җитәкләде.
Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин вазифасыннан күптән түгел китте.
- Татарстан китап нәшриятын оештыру тарихы 1919 елда башлана. Башта ул РСФСР Госиздатының бүлеге була, 1921 елда Татгосиздат исеме белән аерым оешма буларак эшли башлый. Аңа баштагы елларда Чуаш, Мари авномияләре, Пермь өлкәсе нәшриятлары буйсынган. 1958 елда аңа Татар китап нәшрияты дигән исем бирелә. 1925-35 елларда ул Казанның Кремль урамындагы Пассаж бинасының беренче катында, 1935-2008 елларда Бауман урамындагы Матбугат йортында урнаша. Әлеге вакытта Декабристлар урамы, 2 адресындагы "Татмедиа" бинасында урнашкан.
- Татарстан китап нәшрияты ел саен ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап бастыра. Нәшриятның Казанда ике китап кибете бар, анда 1500 исемдә нәфис, балалар өчен әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр тәкъдим ителгән. Нәшриятта татар, урыс һәм Русиядәге башка асаба халыкларның телләрендә китаплар нәшер ителә. Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен интернет аша да тәкъдим итә.
- Берничә ел элек нәшрият 150 татар классик әсәрләрен аудио буларак яздырды. Аудиокитапларны нәшрият сайтына кереп бушлай тыңлап була.
- Нәшриятта 69 кеше эшли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!