Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 7 меңнән артык кеше һәлак булган. Бу сан Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлектән күренә. Исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
2 сентябрьгә Азатлык Радиосы Башкортстаннан кимендә 7018 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алды. Соңгы мең кеше 3 айдан да әзрәк вакытта "өстәлде" – исемлектә 6 мең үлгән кеше 18 июнь көнне теркәлгән иде.
Күрше Татарстанда кимендә 5949 үлгән хәрби исеме бар. Ике республикадан бергә Украинадагы сугышта кимендә 12967 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Иң күп кешене югалткан шәһәрләр һәм районнар
"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Җәйге айларда башкаладан йөзгә якын кеше үлеме билгеле булды.
Районнардан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта бара. Күрше Татарстаннан аермалы буларак, районнардан үлүчеләр саны чагыштырмача зуррак. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 614 кеше.
- Белорет районы – кимендә 321 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 266 кеше.
- Учалы районы – кимендә 262 кеше.
- Баймак районы – кимендә 213 кеше.
- Туймазы районы – кимендә 207 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 204 кеше.
- Әбҗәлил районы – кимендә 187 кеше.
Бу районнар исемлеге күптәннән үзгәрми, иң күп үлем очраклары аларга туры килә. Көнчыгыш районнарда да (Белорет, Учалы, Баймак), урта һәм көнбатыш Башкортстанда да (Уфа, Туймазы, Бөре) үлемнәр шактый.
Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар нинди? "Яшел исемлек"тә – Межгорье (28), Чакмагыш (31), Агыйдел (30), Федоровка (36), Шаран (36), Кыйгы (41) районнары.
Башкортстаннан сугышта үлүчеләрнең уртача яше — 38,96
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 38,96. Өч ай элек ул 38,4 иде. Урта яшь бу мәгълүматны таба алган кешеләрдән саналды (7018 кешенең 5476сы).
Чагыштыру өчен: күрше Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 38,89 (5949 кешедән 5629ының яшенә нигезләнеп).
Шулай итеп, ике республикада һәлак булучыларның урта яше – 38,92 тәшкил итә.
Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:
- 35-44 яшь: кимендә 1944 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1612 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1378 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 494 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.
Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә.
Русия күләмендә – кимендә 219 мең үлгән хәрби
Русия саннарына килгәндә, журналистлар Украинада һәлак булучылар саны кимендә 219 меңне тәшкил итә дип саный. Бу санны "Медуза" белән бергә "Медиазона" китерә, ул кеше үлемнәре һәм мирас турында эшләр санына нигезләнә.
Шул ук вакытта, "Медиазона" волонтерлары белән BBC-ның урыс хезмәте некрологлар һәм үлем хәбәрләренә нигезләнеп, аерым исемлекне алып бара. Сүз Азатлыктагы кебек "расланган" үлемнәр турында бара. Бүгенге көнгә әлеге исемлектә 125,6 мең кеше бар.
"Медиазона" исемлегендә Башкортстаннан 6197, Татарстаннан 5752 исем бар. Бу Азатлык саннарыннан кимрәк булса да, күпмедер тәңгәллек ясарга мөмкинлек бирә. Димәк, Русия күләмендә расланган үлемнәр саны 118 мең булса, ә кеше үлемнәре һәм мирас турында эшләр саны 219 мең булса, Татарстанда һәм Башкортстанда үлемнәрнең чын саны без тапкан саннан якынча ике тапкыр югарырак дип фаразлап була. Әмма бу бары тик статистик тәңгәллеккә нигезләнгән саннар, аларны төгәл шулай дип кабул итеп булмый.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз