Казанда балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителде
Your browser doesn’t support HTML5
18 декабрь Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт комедия һәм драма театрында "Балачак дөньясы" дип исемләнгән балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителде. Җыентыкка кергән җырларга сүзләрне шагыйрь Җәвад Тәрҗеманов язган, көйләрне композитор Алсу Сөнгатуллина иҗат иткән.