Ул Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе өчен диңгез дронын кырымтатар орнаментлары белән бизи, аның керәч (керамика) эшләнмәләрен патша Чарльз III-гә һәм Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга бүләк итәләр, ә шәхси күргәзмәләре бөтен дөнья буйлап уза. Рөстәм Скибин – кырымтатар рәссамы һәм керамика остасы. Ул халкының мәдәниятен өйрәнә һәм традицион орнаментларны үз әсәрләрендә яңача аңлата.
Ни өчен бөтен коллекциясен Кырымнан алып чыгуы, сәнгатьне дипломатиядә һәм кырымтатар мәдәниятен торгызу омтылышларында ничек куллануы турында Скибин "Крым.Реалии"га сөйләгән. Азатлык Радиосы рәссам остаханәсеннән репортажны татар телендә бирә.
Рөстәм Скибин безне Киевтагы остаханәсендә каршы алды. Ул аны 2014 елда Кырымнан мәҗбүри күченгәннән соң ачкан. Скибин шулай ук "El-Cheber" иҗтимагый оешмасы рәисе дә. "Мин сәнгать белән шөгыльләнәм, өйрәнәм, тикшерәм, халкым, тарихым, мәдәниятем белән кызыксынам", – ди ул үзе турында. Студиядә һәр адым саен – Рөстәм иҗат иткән керамика әсәрләре. Орнаментлар – традицион кырымтатар бизәкләре. Ул халкының тарихи артефактларын җыя һәм өйрәнә. Алар аңа үз әсәрләрен иҗат итәргә илһам бирә.
Рәссам кырымтатар орнаменты белән бизәлгән декоратив йомырка күрсәтә.
— Безнең традицияләрдә ул [тарихи] риваятьләрдә искә алына: Кырымның Көньяк яры буенда яз көне йомырка бизәү йоласы булган. Шулай ук аларны мәчетләрдә түшәм астына элгәннәр. Аларның эчендә үрмәкүчләрне куа торган матдә булган. Шулай итеп гөмбәз асты пәрәвез белән капланмаган, чистартырга кирәк булмаган. Йомырканы кечкенә тишектән элгәннәр, аны матурлык өчен бизәп тә куйганнар, — дип сөйләде Рөстәм.
Аның сүзләренчә, Бакчасарайдагы Хан сараеның Кече мәчетендә тәвә кошының шундый өч йомыркасы бүген дә сакланган.
Скибин үз эшләренә "тылсым" мәгънәсе өстәми.
– Бу аның өчен ни аңлатканын кеше үзе генә хәл итә ала. Бу инде заманча караш, һәм мин аны украин контекстында тәкъдим итәм. Милли орнамент белән бизәлгән декоратив йомырка, – ди оста.
Рөстәм Quru Isar авторлык стилендә эшли. Аның сере махсус техник алымда: юеш керәч өстенә гравировка ясала, аннары ул аерым фрагментлар рәвешендә буяу һәм эмаль белән тулылана. Нәкъ менә шул коры киртә чималның һәм төсләрнең бер-берсенә кушылуына юл куймый. Скибин керамикадан декоратив һәм көнкүреш әйберләр, сыннар ясый.
Кайчак Рөстәм яңа тәҗрибәләр ясый – мәсәлән, орнамент белән бизәлгән шушы керамик тәлинкә кебек.
– Анда бер элемент – лалә чәчәге – гүя гомуми киңлектән аерылып чыга, орнаментлы тишек барлыкка китерә, әмма форма чикләрендә кала. Бу – автобиографик тарих кебек, – ди оста.
Чишмә башын эзләп
Рөстәмнең әнисе – кырымтатар, әтисе – яртылаш украин, яртылаш алман. Шулай да ул һәрвакыт үзен кырымтатар итеп хис итә. Бала чакта ук аның күңелендә сәнгатькә, гореф-гадәтләргә, фольклорга, милли музыкага мәхәббәт уянган. Скибин Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туган, анда аның бабай-бабалары сөрген ителгән була.
– Гүзәл тарихи шәһәр. Бәлки, балачактан әкиятләр дөньясы, көнчыгыш төсләре, мәдәнияте, өйдә Кырым турында һәм әйләнеп кайту хакында даими сөйләшүләр – болар барысы мине бүген ничкек бар, шулай итеп формалаштырган, – дип искә ала рәссам.
– Мин бары тик шуны гына белә идем: халкыбыз сөрелгән, күпне югалтканбыз, безнең Кырым читтә калган, һәм безгә кире кайтырга кирәк. Мин сәнгатькә, кул эшләнмәләренә кызыктым, укыдым. 1991 елда беренче тапкыр Кырымга өй төзергә кайткач, аңладым: табу һәм яңарту бары тик Ватан җирендә генә мөмкин. Чөнки монда мохит бар, җир бар, кешеләр бар, – ди Скибин.
Шулай итеп, ул үз халкын тикшеренү юлына баса. Артефактларны эзли, яңарта һәм аларга яңа аңлатма бирә башлый. Менә шул рәвешле аның беренче шәхси эшләре пәйда була, аларга илһам чыганагын ул тарихи тамырларда таба.
Аннары ул Кырымдагы авыл-шаһәрләргә экспедицияләргә йөри башлый. Елга ике-өч мәртәбә сөргеннән кайткан кешеләр җыела торган урыннарда була. Үзенең тарихын белергә сусаган башка яшьләр белән бергә алар өлкәннәрдән сораштыралар.
– Без орнамент кына түгел, этимология, фәлсәфә, йолаларны да җыйдык. Бу эзләнү әле дә дәвам итә. Минем өчен иң кыйммәтлесе – этимология. Өйдәге керамик әйберләрнең атамаларын әби-бабайлар хәтере аша өйрәндем. Мәсәлән, комган. Бу – намаз алдыннан тәһарәт алганда кулланылган кечкенә савыт. Аның формасы, уңайлылыгы бик камил. Төбе нык, тоткасы җайлы. Борынчыгы нечкә – су акрын гына, вак-вак тамчылар булып ага, син аны кая юнәлтсәң, шунда төгәл эләгә. Ә муены – гап-гади шедевр, – дип искә ала Рөстәм Скибин.
Скибин һәм аның хезмәттәшләренең тикшеренүләрен Украина музейлары кулланган, алар ике ел элек чыккан китап нигезенә дә ята. Ләкин тикшерүләр өчен киңлек әле дә зур, чөнки күп нәрсә югалган яки онытылган. Кырымтатар халкы кичергән фаҗига үз эзләрен калдырган.
– Кешеләр сөргенгә куылганда 2–3 сәгать эчендә бөтен әйберне алып чыга алмаган. Барлык матди мәдәният Кырымда калган. Ә сөргендә гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм саклау шартлары булмады. Киресенчә, бөтен көч аларны юк итүгә куелды. Бу фәнни эзләнүләргә дә кагыла. Тарихчы булу өчен укып та булмый иде, тарих белән шөгыльләнү дә ярамады. Калган осталар исә яшәү өчен башка һөнәрләргә күчәргә мәҗбүр булды. Бу – асылда милли үзенчәлекне юк итү иде. Хәзер дә шул хәл: илебездә, сугыш барган, басып алынган җирләрдә дә алар барысын "урыс"ка әйләндерергә омтыла. Ул чактагы програм – бүген дә шул, – ди Рөстәм.
Сәнгать һәм сәясәт
"Сәнгать сәясәттән тыш" дигән сүзләр Скибинга туры килми.
– Сәясәт үзе үк сәнгатьтә дә, дипломатиядә дә бар. Мин аны сугыш коралы дип атарга теләмим, ләкин бу без куллана алган бер корал. Чөнки дошман аны юк итәргә тели, – дип аңлата ул.
Берничә мәдәни проектта катнашып, Рөстәм үзенең гражданлык фикерен ачык итеп белдерде. 2024 елның сентябрендә ул Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе өчен су өсте Magura дронын бизәде. Аның бизәлешенә нигез итеп Кырымга гына хас эндемик үсемлек - Кефе ләләсен алган.
– Бу чәчәк кырымтатар орнаментында еш очрый. Мин аны саклаучы, Кырымга кайтучы ир образы итеп күзалладым, – дип елмая Рөстәм. Аның өчен визуаль сәнгать – фикерләрен һәм хәбәрләрен җиткерә торган тел.
Өч ел элек ул озак вакытка сузылган проектын башлап җибәрә. Башта курка: барып чыкмас дип уйлый. Әмма Русиянең Украинага һөҗүме башлангач, вакыт җиткәнен аңлый.
– Хәрби темаларга мөрәҗәгать итү, кораллардагы бизәкләрне өйрәнү бик авыр. Шулай итеп артефактларны өйрәнү һәм җыю проекты туды. Мин табылган орнаментларны заманча формада керамик калканнарга күчерәм, – ди ул.
Шундый калканнарның берсе – "Дуслык калканы" – Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга тапшырылган. Уртада украин, кырымтатар һәм төрек халкы тамгалары урнаштырылган.
– Дуслык һәм ихтирам безне берләштерә. Шул гына безгә дәүләтләребезне төзергә мөмкинлек бирә, – ди Скибин.
Ул мондый мәдәни дипломатияне гасырлар буе кулланылуына басым ясый.
"Без Кырым илчеләренең 1640 елда Дания патшаларына бүләк иткән артефактларын таптык. Бу гадәтне дәвам итәбез. Соңгы елларда мондый бүләкләр Америка президентына да тапшырылды, Карл III патшка инаугурациясенә дә бүләк иткән идек", – ди оста.
"Читтә кала алмадым"
Рөстәм XIX гасырдагы су саклау савытын күрсәтә. Анда әле дә Акмәчет туфрагы саклана – артефакт шунда табылган. Бу – 2014 елда ул Кырымнан алып чыккан зур коллекциянең бер өлеше.
– Мин аңладым: 100-200 ел элек булган тарих кабатлана. Күрше дәүләт тагын илебезгә кысыла. Һәм бу безнең кыйммәтләр булган демократиягә дә, гаделлеккә дә китерми. Шуңа күрә кеше буларак та, рәссам буларак та читтә кала алмадым, – ди Рөстәм.
Еллар буена җыйган әйберләрен калдырып китә алмаган. "Мин алар эшләвен һәм безнең хакта сөйләвен дәвам итүен теләдем", дип аңлата Скибин.
"Күңелем белән Кырымда"
Аннексияләнгән Кырымда сәнгать белән шөгыльләнүчеләр авыр хәлдә, дип саный Скибин.
"Син нидер ясый, яңарта аласың, әмма каршылык шартларында яшисең. Чөнки башка дәүләт үз кануннарын куя: "Күргәзмә кирәк – бөтенрусия күләмендә. Сез – Русиянең һәм урыс мәдәниятенең өлеше". Һәм син моны аңлыйсың. Бу бик авыр. Шуңа күрә мин Кырымда шушы шартларда эшләүчеләрне, әмма бу процессларда катнашмаучыларны каһарманнар дип саныйм. Мин үзем алай булдыра алмас идем", – ди Рөстәм.
Аның үзенең хыялы – Кырымга кайту. Аның иҗаты да "шул кайту юлы" дип бәяли ул.
"Мин Үзбәкстанда тудым, Кырымда яшәдем, хәзер Киевта яшим. Әмма үзеңне кунак итеп тою хисе һәрвакыт бар. Мин Кырымнан читтә кайда да булса хуҗа була алуымны күз алдыма китерә алмыйм. Шуңа күрә минем Ватаным, минем йортым – нәкъ анда. Бу – мин күңелем белән яшәгән маяк, шәһәр", – дип сөйли Скибин.