Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар вәкиллеге кулга алынган мөслимәләрне яклап Москальковага 6,5 мең имза тапшырды: алар Мәскәүгә килгәндә биш тапкыр тоткарланды


Кырымтатарлар Мәскәүдә Русия Кеше хокуклары вәкиленең бинасы янында
Кырымтатарлар Мәскәүдә Русия Кеше хокуклары вәкиленең бинасы янында

Кырымтатарлар Русия кеше хокукы вәкиленә бинасына килеп, 15 октябрьдә кулга алынган мөслимәләр Эсма Ниметулаева, Эльвиза Алиева, Насиба Саидова һәм Фавзие Османованы азат итүне сораган мөрәҗәгатьне тапшырды. Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә килеп җиткәнче аларны юлда биш тапкыр туктаттылар.

"Без үзебезнең кырымтатар халкы исеменнән, барлыгы алты меңнән артык имза куелган гариза һәм мөрәҗәгатьне тапшырдык. Минем тыныч шартларда үскән кызымны террорчылык һәм хакимиятне басып алуда гаеплиләр, ул бит әле тормыш башларга, кияүгә чыгарга, гаилә корырга җыенган кыз гына. Безгә бик авыр. Алай булырга тиеш түгел", дигән кулган алынган Февзия Османованың әнисе Элеонора Османова "Кырым теләктәшлегенә" .

"Хатын-кызларны хаксыз рәвештә террорчылык һәм хакимиятне басып алуда гаеплиләр. Ничек инде шундый гаепләүләр белдереп була. Бу аек акыллы кешеләрнең башына сыймый торган хәл. Без бу хәлгә ризасызлве белдергән халкыбыз җыйган имзаларны алып килдек", ди Эльвизаның әнисе Эльвира Алиева.

Тагын бер документта Насиба Саидованың әтисе Садык Уринбаев тентү булу, соңыннан мөслимәләрнең тоткарлануы турындагы хәлләрне яза.

"Нәтиҗәдә аларны террор эшчәнлегендә һәм хакимиятне басып алуда гаеплиләр булып чыкты. Без катгый рәвештә бу гаепләүләрне кире кагабыз", ди ата кеше.

Аның әйтүенчә, әлеге хатын-кызлар тыйнак, тәртипле һәм Аллаһтан куркулары белән билгеле.

"Аларның көч куллануга, шул исәптән террорчылыкка бернинди дә катнашы юк", ди ул документта.

Имза куючылар мөслимәләрне эзәрлекләүне туктатуны һәм кичекмәстән аларны азат итүне сорый.

Әлеге мөрәҗәгать һәм имзаларны тапшыру өчен Кырымнан Мәскәүгә микроавтобуста килүче 16 кешелек кырымтатарлар, аерым алганда кулга алынган мөслимәләрнең ата-аналары, юрист Назим Шейхмамбетов һәм шулай ук кырымтатар аксакаллары вәкиллеге юлда биш тапкыр тоткарланды.

Беренче тапкыр аларны Воронеж өлкәсендә туктатып, дүрт сәгать ярымнан соң гына җибәргәннәр, шуннан соң Липецки өлкәсендә алты сәгатьтән артык тотканнар. Өченче тапкыр Тула өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп тоткарлаган. Ул вакытта Эльвиза Алиеваның әнисенең хәле начарланган һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Дүртенче тапкыр Мәскәүгә барып җитәргә 120 чакрым калганда - Кашира шәһәр бүлгесендәге Колтово авылында сәгать төнге уникедә микроавтобусны туктатып, кырымтатарларга тәртип бозган очракта җаваплылыкка тартылу турында кисәтү кәгазе тапшырганнар.

Дүртенче тапкырда куәт оешмалары вәкилләре битлекләрдән һәм коралланган булган. Тикшерү булачагын әйтеп кырымтатарларның паспортларын алганнар. Эт һәм кинолог килгән, машинадагы бөтен әйберләрне чыгарганнар.

"Бер кешебезне сөйләшүгә алып киттеләр", дигән кырымтатарлар.

Бишенче тапкыр аларны иртә белән инде таксида Москалькова бинасына барганда туктаталар.

Элегрәк Насиба Саидованың әти-әнисе Кырымның Җәмәгать күзәтү комиссиясе һәм Кеше хокуклары вәкилене мөрәҗәгать итә. Алар ни сәбәпле кызларының җинаять җаваплылыгына тартылуы һәм Тикшерү изоляторында кырыс шартларда тотылуы мәсьәләсен тикшерүне үтенә, әмма Кырым хакимиятләре мәрәҗәгатьне җавапсыз калдыра.

Саидова һәм башка мөслимәләр дә җылытылмаган, кайнар су булмаган, дымлы камерада тотыла. Тикшерү вакытында шәригать кануннары тыюга карамастан, кызларга чит ирләр янында яулыкларын салырга мәҗбүр итәләр.


Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.

Тентү вакытында Ниметуллаеваның әнисе - 73 яшьлек Алие Бекировага оныкларын тәрбиягә алу документларын хәстәрли башларга кушалар, гәрчә ул вакытта әле мөслимәне ФСБга алып барырга гына җыеналар һәм гаепләү статусы бирелмәгән була.

Икенче мөслимә - Насиба Саидованың эчке киемнәрендә имеш тыелган ике китап табалар. Гаилә әгъзалары китапларны куәт оешмалары вәкилләре үзләре ташлаган дип саный, чөнки гаилә вәкилләренә тентү вакытында кухнядан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.

Эсма Неметуллаева — Бакчасарайда яшәүче кондитер, балигъ булмаган биш кызының әнисе. Ул — 2023 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган сәяси тоткын Ремзи Неметуллаевның хатыны. Эсманың әнисе белән бер йортта яшиләр.

Эльвиза Алиева — Бакчасарай районы Топчыкой авылыннан. Акмәчеттә икмәк пешерү комбинатында кассир булып эшләгән, хәзер Кырым федераль университетында "Менеджмент" белгечлегегә 4нче курста укый.

Насиба Саидова — Кырымда танылган имам кызы, педагогика көллиятенең соңгы курсында укый, Бакчасарай районы Залонкой авылындагы балалар бакчасында ясле төркемендә тәрбияче булып эшли.

Фавзия Османова — Акъяр янында Мамашай авылында яши, кибеттә эшли.

  • Эсмә Неметуллаевадан кала, калган өч кызга әле 22 яшь тә тулмаган.
  • 2023 елда Татарстанда да дүрт мөслимә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катышы булуда гаепләнеп кулга алынды. Ләйсән Садыйкова (1985), Алсинә Хәйруллина (1987), Рания Вәисова (1987), Альбина Вәлиәхмәтова (1989)инде ике елдан артык Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Соңрак Азатлык Радиосы чыганаклары Алсу Фәйзрахманованың кулга алынуын әйтте. Аларны "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда" (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе) шикләнәләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG