20-21 сентябрь көннәрендә Эстония башкаласы Таллинның тарихи үзәк мәйданында илдә яшәүче төрле халыкларның милләтләр ярминкәсе уза. Чара 24 сентябрь – Эстония халыклары көненә багышлап үткәрелә.
Чарада төрле халык вәкилләре үз милли ризыкларын, чигү үрнәкләрен, кул эшләнмәләрен күрсәтә, мәдәни програмда төрле халыкларның җырлары да яңгырый, биюләр дә күрсәтелә.
Ярминкәдә үз мәдәниятләрен татарлар һәм башкортлар да тәкъдим итә. Аерым алганда, Италиядән чакырылган кунак Ислам Гомәров ярминкәдә татар-башкорт чигүенә багышланган остаханә үткәрде. Моннан тыш чуаш, удмурт, мари, мукшы кебек Идел буе халыклары да, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗаннар кебек төрки халыклар мәдәниятләре дә тәкъдим ителә.
"Эстония халыклары көне максаты – Эстониядә яшәүче халыклар җәмгыятьләрен берләштерү. Бу көнгә багышлап мәдәни чаралар уздыру һәм төрле җәмгыять вәкилләрен чакыру инде традициягә әйләнде. Бәйрәм тагын да киңрәк колач алсын иде – чөнки халык мәдәнияте һәрберебездән башлана", диде Эстония халыклары ассоциациясе президенты Наталия Ермакова.