Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:56 25.3.2022

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын ике егетнең үлеме расланды

Яшел Үзәннән 26 яшьлек өлкән лейтенант Гафур Шакирҗанов 13 мартта һәлак булган, бүген җирләнгән. Танк батальоны взводы командиры булган. Хатыны һәм кызы калган. Бу хакта Яшел Үзән хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тумышы белән Чаллыдан 34 яшьлек Руслан Галләмов 11 мартта үлгән. Сугышка кадәр контракт нигезендә Казанда хезмәт иткән булган. Аны 26 мартта Казанда "Курган" зиратында җирләячәкләр. Галләмовның ике баласы калган. Бу хакта "Челнинские ивзестия" газеты язды.

Азатлык Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.

13:22 25.3.2022

АКШ һәм Европа берлеге сыекландырылган газ сатып алу турында килешү имзалаган. Бу Европа илләренең Русиядән бәйлелеген киметергә тиеш диелә.

Килешүдә каралганча, Европага ел ахырына кадәр кимендә 15 млрд куб метр сыекландырылган табигый газ җибәреләчәк.

Халыкара энергетика агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәчнә, Европа берлеге Русиядән 2021 елда 155 млрд кубм метр газ алган, бу булган ихтыяҗның 40%-ын каплаган. Русия Украинага басып кергәннән соң Европа берлеге ел ахырына кадәр Русия газын куллануны киметү максаты куйды. Әлеге макстка ирешер өчен Европа башка чыганаклардан 100 млрд куб метр газ табарга тиеш.

14:22 25.3.2022

1 канал эфирында сугышка каршы плакат күтәреп чыккан Марина Овсянниковага тагын бер административ эш ачылган. Русия Кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә аңа 50 мең сумга кадәр штраф яный.

Моңа кадәр журналистка митингларда катнашуга чакыру өчен 30 мең сум штраф салынган иде.

16:29 25.3.2022

IT-белгечләргә Русиядән чыгуга тыю кертелми дип белдерә рәсмиләр.

Соңгы арада айтишниклар Русия чигеннән чыкканда ФСБ хезмәткәрләренең алардан сорау алулары турында сөйли. Шулай ук IT-белгечләргә илдән китүне тыючы канун да әзерләнә икән дигән сүзләр дә таралган иде.

17:08 25.3.2022

Русия Украинадагы сугышта 1351 хәрбиенең үлемен таныды

25 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта югалтуларын сөйләде. Министрлык хәбәр итүенчә, 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган.

Моңа кадәр югалтулар турында саннар бер генә тапкыр, 2 мартта әйтелгән иде. Ул вакытта 498 хәрби үлеме танылды.

Украина баш штабы Русия югалтулары 16 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә. NYT басмасы язуынча, АКШ Русиянең 7 мең хәрбие үлгән дип саный.

Русия саклану министрлыгы шулай Украина югалтуларын да китерде. Министрлык мәгълүматынча, Украина кораллы көчләренең 14 мең хәрбие һәлак булган, 16 меңләбе яраланган.

Сугыш барганда югалтулар турында ике тарафның белдерүләрен дә тикшерү мөмкин түгел.

22:52 25.3.2022

"Победа" авиаширкәте очкычлар паркын 40%ка кыскартачак

Моның хакта ширкәт башлыгы Андрей Юриков хатына сылтанып РБК хәбәр итте. Юриков үз хатында аңлатканча, очкычлар санын киметү "киләчәктә паркны запаслы җиһазлар белән тәэмин итү" һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен ясала. Калган 16 очкыч 2022 елның азагына кадәр очмаячак диелә.

Әлеге карар "кырыс, ләкин уйланылган", дип саный оешма башлыгы. Ул бизнес ягыннан "Победа" 2019 ел башына кайтуын әйтте, ул чакта ширкәтнең 25 очкычы булган.

22:57 25.3.2022

25 март киченә төп хәбәрләр:

  • Украина Русиянең Винницага ракет һөҗүме ясавын белдерде. Анда Украина һава көчләре идарәсе булган диелә.
  • Spotify Русиядән китүен белдерде.
  • Русия саклану министрлыгы "Украинадагы хәрби операциянең беренче этапы тәмамлануы"н белдерде. Яңа максат булып министрлык "Донбассны азат итү"не атады.
  • Украина хакимияте Русия хәрбиләре 14 шәһәр мэрын кулга алган дип белдерә.
  • 16 март көнне Мариупольдәге театрга авиаһөҗүм нәтиҗәсендә 300ләп кеше һәлак булган, дип хәбәр итте шәһәр шурасы.
09:41 26.3.2022

26 март иртәсенә кыскача хәбәрләр:

  • АКШ Русия кораллы көчләренә хезмәт күрсәтүче Русия ширкәтләренә санкцияләр кертергә җыена (The Wall Street Journal).
  • Канцлер Олаф Шольц Германия Русия газыннан фаразлаганга караганда иртәрәк тә баш тарта ала диде. Европа берлеге илләре Русия газыннан бәйсезлек алылрга җыенган икән, хәзер алар кире уйламаячак, диде Шольц.
  • Русия башлаган сугышта Украинада кимендә 1081 гади кеше һәлак булган дип хәбәр итә БМОның кеше хокуклары офисы.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле анда 136 бала үлгән, 199ы яраланган. Бу хакта Украинаның ювеналь прокурорлары белдерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG