20:00
18.5.2014
Яңгырлы көн булуга карамастан Акмәчет бистәсенә җирле мәчет янындагы мәйданга 10 меңләп кеше җыелды. Күбесенең кулында кырымтатар байрагы иде. Чара дәвамында алар "Ватан. Милләт. Кырым" дигән шигарләр кычкырды. Күктә боралаклар очып торды. Чарада Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров чыгыш ясады. [ВИДЕО]
20:45
18.5.2014
18 май Чаллыда кырымтатарларга теләктәшлек пикеты үтте. Чарада Чаллы, Түбән Кама, Алабуга вәкилләре, барлыгы 50ләп кеше катнашты. [ВИДЕО]
01:28
19.5.2014
Кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгын Казанда да билгеләделәр. Милли хәрәкәт активистлары Сәяси золым корбаннары һәйкәле янында матәм митингын уздырды. Чара сөрген корбаннары рухына дога кылу белән тәмамланды. [ВИДЕО]