13:45
16.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге кырымтатарларның өйләрендә узган тентүләрнең максаты – куркыту дип белдерде. Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары Ахтем Чийгоз Азатлыкка: "Тикшерү чараларын мондый ысуллар белән уздырырга ярамый, ул гына да түгел, алар Русия федерациясе кануннарын боза", диде. [ВИДЕО]
16:22
16.5.2014
Җомга көнне Кырым мәчетләрендә сөрген корбаннары истәлегенә догалар кылынды. 70 ел элек, 1944 елның 18 маенда 200 меңләп кырымтатар фашистлар белән хезмәттәшлектә гаепләнеп Сталин кушуы белән торган җиреннән сөрелә. [ВИДЕО]
17:55
16.5.2014
Җомга көнне Русия президенты Владимир Путин Сочида Мәҗлескә оппозициядә булган кырымтатарлар белән очрашты. 15minut.org сәхифәсе язуынча, бу "дөрес" татарлар арасында Мәҗлес вәкиле Ремзи Ильясов та булган. Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев сүзләренчә, Ильясов моны Мәҗлес белән килештермәгән.
20:21
16.5.2014
Русия кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова кырымтатарлары белән очрашырга теләвен белдерде.
21:06
16.5.2014
Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда Кырымнан да укытучы, сәнгатькәрләр, журналист ханымнар катнаша. Алар милләтнең ватаннарында тынычлыкта яшәвен теләгәннәрен әйтте. Корылтай беткәнче үк ханымнар кире Кырымга кайтып китәчәк, чөнки "кайгылы вакыйганы искә алу көнендә без милләтебез белән бергә булырга тиеш", ди алар. Балаларны милләтпәрвәр итеп тәрбияләү эшендә алар әни кешенең роле бик зур, дип саный. [ВИДЕО]
02:46
17.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров сөргеннең 70 еллыгы алдыннан Кырымда массакүләм чараларны тыючы фәрманны канунсыз дип атады һәм Русия прокуратурасын Кырым башы Сергей Аксенов чыгарган бу фәрманны тикшерергә чакырды. Мәҗлес матәм җыены турында карарын шимбә көнне кабул итәчәк. [ВИДЕО]
17:35
17.5.2014
Җомга һәм шимбә көннәрендә Акмәчәтнең "кольцевой" юлында бетон блоклар төягән хәрби машиналар күренде. Кырым хакимияте 18 май мәтәм җыенын тыюга карамастан кырымтатарлар Акмәчәткә барыбер җыелыр дип хакимиятләр шәһәргә керү юлларын томаларга җыена дигән шөбһәләр бар. [ВИДЕО]
19:05
17.5.2014
Кырымтатар мәҗлесе 18 май көнне Акмәчеттә зур җыен үткәрүдән баш тартты. Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров сүзләренчә, бу карар шимбә көнне Мәҗлеснең чираттан тыш утырышында кабул ителгән. Акмәчет үзәгендә зур җыен урынына якшәмбедә Акмәчет бистәсендә Бөтенкырым матәм догасы кылыначак. [ВИДЕО]
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
