Русия фәннәр академиясенең Медицина-биология проблемнары институында “Марс-500” дип аталган фәнни эксперимент башланды. Бу сынауда дүрт илдән алты белгеч катнаша: өч русияле, бер итальян, бер француз һәм бер кытайлы. Алар махсус корылма эчендә 18 ай чамасы вакыт үткәрергә җыена.
Марс планетасына 520 көнлек “сәяхәт”
1
“Марс-500” экипажы (сулдан уңга): Алексей Ситев, Александр Смолиевский һәм хәстәр-әгъза Михаил Синельников (алгы рәт), Сухроб Камолов, Ромэйн Шарле, Диего Урбина һәм Ваң Юе (арткы рәт)
2
“Марс-500” эксперименты барган корылманың тышкы күренеше
3
Корылмадагы "чикләнгән" бүлмә
4
31 яшьлек француз Ромэйн Шарле өчен иң авыры "гаиләсеннән, кыз иптәшеннән, дусларыннан аерылып тору" булачак.
5
Корылманың ишеге эксперимент беткәч, яисә берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса гына ачылачак.
6
Русияле Сухроб Камолов күнегүләр вакытында
7
Хәстәр-әгъза Михаил Синельников сынау алдыннан тикшеренү үтә.
8
Экспериментның ерак максаты – Марс планетасы